Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мин бер тапкыр да намусыма хыянәт итмәдем»

Газинур Әхәтов диңгезче булырга хыяллана, әмма язмыш аны закон сагына китерә.

Гадел хөкем итүдә судья шәхесе, аның идеологик карашы, әхлакый ныклыгы, һөнәри осталыгы зур роль уйный. Аның шәхси сыйфатларына исә җитдилеген, фикер йөртү осталыгын, тормышны аңлавын, эрудицияле булуын, зыялылыгын, кешелеклеген кертергә мөмкин.

Бүген без укучыларны үзенчәлекле шәхес – Газинур Әхәтов белән таныштырабыз. Аның тормышы турыдан-туры суд эшчәнлеге белән бәйләнгән.

Газинур Әхәтовның хезмәт юлы сокланырлык. Аның беренче һөнәре хәзерге эше белән бәйле түгел, ул бу өлкәдә эшләү турында хыялланмый да. Хәзер Чистай суд районының 2нче суд участогының антлы судьясы вазифаларын башкара. Егерме ел Яңа Чишмә район суды рәисе була, 2010 елдан 2015 елга кадәр Чистай шәһәр суды рәисе. Бу юллар артында – озын тарих һәм бик күп истәлекләр. Газинур Зөфәр улы аларны безнең белән дә бүлеште.

– Үзегезнең беренче һөнәрегез турында сөйләгез әле.

– Балачакта мин диңгезче, дөресрәге, штурман булырга хыялландым. Тумышым белән мин Пермь өлкәсенең Кизел шәһәреннән. Аннары гаиләбез Казахстанга, соңрак Үзбәкстанга күчеп киткән. 1965 елда әти-әни аерылышканнар һәм Үзбәкстанда җир тетрәү алдыннан без Әлмәт районының тимер юл станциясендә урнашкан поселокка күчеп кайтканбыз. Мин анда мәктәптә, урман хуҗалыгында эшләдем, урман кистем. Әнием, сеңелем, сукыр әбием белән үстем. Үзегез аңлыйсыздыр, финанс хәлебез бик мөшкел иде.

– Шулай итеп, хыялыгызны тормышка ашырмадыгыз булып чыга?

– Өлешчә. Ленинград Нахим училищесына керергә тырышып карадым, әмма инглиз телен белмәгән өчен хәрби комиссариатта мине хупламадылар. Аннары елга училищесын тәмамладым, пароходта судомашинист-рулевой булдым, бер навигациядә катнаштым. Мин үз яшьтәшләрем белән армиягә китмәкче булдым, әмма мине алмадылар. Чөнки йөзүчеләр составының броне бар иде, судно ремонтлау заводы мине Пермь шәһәрендәге команда составы мәктәбенә укырга җибәрде. Бу вакытта мин кичке мәктәптә укый идем, ә урта белемсезне элиталы подразделениеләргә алу хупланмый иде. Мин стройбатка ризалаштым. Хәрби комиссариатта моңа ышандыра алдым һәм миңа рөхсәт иттеләр. Төньяк флотка юллама бирделәр, әмма вакытлыча яшәү урыным белән буталчык лык килеп чыкканга флот командасына эләгә алмадым. Парашют-десант хезмәтенең махсус билгеләнештәге авиация подразделениесенә эләктем. Миңа армиядә калырга һәм ерак авиация самолетларында командир сыйфатында очарга яисә ВДВ прапорщиклары мәктәбенә барырга тәкъдим булды. Әмма өйдә әнием белән сеңелем көтәләр иде, мин алар янына кайтырга булдым. Демобилизацияләнгәндә хәрби частьнең Мактау тактасына эләктем.

– Сез ничек итеп судья булып киттегез?

– Моңа мине парашюттан сикерү теләге китерде. Армиядә миңа Эчке эшләр министрлыгының парашютистлары да булган подразделениесе барлыгы турында әйттеләр. Ул вакытта минем Эчке эшләр министрлыгы өлкәсендә белемем бик аз иде, Интернет та юк иде. Янгын сүндерүче десантник-парашютистлар булган мондый бүлекчәләр урманлы төбәкләрдә булуы билгеле булды. Ничектер бервакыт иске милиция йортында солдат формасында булганда миңа ГАИ взводы командиры килде дә, эш тәкъдим итте. Минем ул вакытта машина йөртү таныклыгым юк иде әле, ведомстводан тыш сак бүлегенә эшкә урнаштым. Бу минем хокук саклау системасында беренче баскычым булды. Өч ел мин милиционер булып хезмәт иттем, кичке мәктәпне бетердем, озак көтелгән аттестатымны алдым һәм Казан дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга кердем.

Икенче курсны тәмамлагач, мине тикшрү булегенә эшкә чакырдылар. Өч ел тикшерүче вазифасында эшләдем. Бу вакыт эчендә бер эшемә дә өстәмә тикшерү үткәрү кирәкмәде. Минем өчен бу – намуслылык һәм горурлык. Аннары сәгать заводында һәм АТП да юрис консульт булдым. Уку вакытында Республиканың юстиция министрлыгында анкета калдырган идем. Бервакыт миңа халык судьясы сыйфатында эш тәкъдим иттеләр. Берничә район тәкъдим ителде,бу вакытта Чистай районында вакантлы урын юк иде. Озак уйлап тормыйча мин ризалаштым һәм Яңа Чишмә районына киттем,анда район суды

рәисе булып 20 ел эшләдем.

– Сезне Чистайга кайтырга нәрсә этәрде?

– 2009 елның апрелендә 50 яшьлек юбилеем алдыннан мине ТР Югары суды рәисе Геннадий Михайлович Баранов үзенә чакырды һәм Чис тай шәһәр судында рәис булып эшләргә тәкъдим итте. Уйларга, гаиләм белән киңәшергә уйлаган идем, әмма карарны җитәкче кабинетында ук кабул итәргә кирәк иде. Миңа ышанганнар икән, тәкъдимнәрен кабул иттем. Шулай итеп, 2010 елда мин Чистай шәһәр суды рәисе вазифасына керештем.

2015 елның декабрендә, беренче срок тәмамлануга отставкага киттем, кызым да прокуратурада эшли иде, аңа юл бирергә кирәк дип санадым. 2016 елда ярты ел Икътисад, идарә һәм хокук институтында укыттым, кем әйтмешли, тәҗрибәмне студентлар белән бүлештем. Аннары чакыру буенча федераль һәм җәмәгать судьясы вазифаларын башкардым.

– Мөгаен, сез йөзләп кенә түгел, меңләгән эш карагансыздыр... Аларның кайсы нык истә калды.

– Алар күп инде. Әмма минем бар җанымны айкаганы да булды. Мин Чистай суды рәисе вазифасын башкарганда, Фрунзе урамында күпердә яшь бала әнисе вәхшиләрчә үтерелде. Баштарак бу эшкә минем бернинди дә катнашым юк иде. Аны шәһәр суды карады, хөкем карары чыгарылды. Татарстан Республкасы Югары судына дәгъва белән мөрәҗәгать иткәндә хөкем ителгән кешенең гаепле булуында шикләрем барлыкка килде. Мин бу эшне үземә алдым һәм өйрәнә башладым. ДНК экспертизасы вафат булган хатын-кызның тәнендә башка кешенең тир-май эзләре калуын күрсәтте. Тикшерүләр озак барды, күп экспертизалар билгеләнде. Эшне тикшерү органнарына өстәмә тикшерүгә җибәрделәр, ә хөкем ителүчене сак астыннан азат иттеләр. Мин отставкага киткәндә чын үтерүченең шәхесе билгеле түгел иде әле. Соңрак мин чын үтерүче табылуын ишеттем. Ул бөтенләй башка җинаять эше буенча тотылган. Барлык тоткарланучыларның да биоматериалларын экспертизага җибәргәнгә күрә, мәгълүматлар базасында аның да ДНКсы була, ул исә үтерелгән хатын-кызда табылганнар белән тәңгәл килә.

– Беренче эшегезне хәтер лисезме?

– Ул халык хуҗалыгы төзе леш ләренә җәлеп ителгән хөкем ителүчене вакытыннан алда азат итү турындагы эш иде. Дөресен генә әйткәндә, истә калган эшләр шундыйлар ки, алар турында сөйлисе дә килми. Әмма мин шуны әйтә алам, ничә еллар судья булып эшләү дәверендә мин бер тапкыр да намусыма хыянәт итмәдем һәм азрак шигем булган очракта да кешене җинаять җаваплылыгына тартмадым.

– Газинур Зөфәрович, сез тормышта нинди? Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Нәрсә укыйсыз, нинди музыка тыңлыйсыз?

– Буш вакытларымда бакчада эшләргә яратам. Шулай ук йорт кошларын, урманда йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә: җәен велосипедта, кышын чаңгыда шуарга яратам. Булдыра алганча жонглерлык белән, кызганычка каршы, хәзер потлы гирләр белән генә шөгыльләнәм. Тарих белән бәйле китаплар укырга, мәгълүмати-танып белү программаларын, спорт ярышларын, аеруча боксны һәм башка көрәш төрләрен яратам. Людмила Зыкина, Ольга Воронец, Анна Герман, Илһам Шакиров җырларын яратып тыңлыйм.

Минем дүрт кызым, дүрт оныгым бар, ишәергә торабыз. Балаларымның мәнфәгать ләрен кайгыртып, эшләре белән кызыксынып торам. Кызларым минем юлымнан киттеләр, үзләре мөстәкыйль рәвештә юриспруденция белән бәйле һөнәр сайладылар.

Әлеге әңгәмәгә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, судья әйдәүче шәхес, суд процессында җитәкче. Аның гамәлләре катгый регламентта, ул бары законга гына буйсынырга һәм башка чит йогынтылардан бәйсез булырга тиеш. Судья хезмәте башкарган функцияләренең күптөрлелеге һәм законда кулланылучы мәсьәләләр комплексын чишүе белән дә катлаулы, җаваплы һәм күпкырлы.

Газинур Әхәтовның һөнәри эшчәнлеге хокук һәм гаделлек принципларының өстенлеген раслауда мөһим роль уйный.

Без Газинур Зөфәр улының көндәлек эшендә кешеләрнең хөрмәте һәм ышанычы лаеклы юл күрсәтүче булуын телибез, ә аның гаделлеге һәм намуслы булуы турында аның эшләреннән беләбез!

 

М. Храмов, Чистай суд районы буенча 2нче суд участогының җәмәгать судьясы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев