Милли төсмер алган бәйрәм
Чистай артистлары «Восток» мәдәни-ял итү үзәге сәхнәсендә чистайлыларны матур чыгышлары белән сөендерделәр. Муниципаль районыбызда Туган телләр елы әнә шундый күңелле, якты вакыйгадан башланып китте.
Тамашачыларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.
– Бүген без бик әһәмиятле вакыйга – районыбызда Туган телләр елы ачылу уңаеннан бирегә җыелдык. Бу ел районыбызда бердәм, тату яшәүче халыкларга багышланган күп кенә кызыклы, истә кала торган концертларга, очрашуларга, конкурсларга бай булыр дип ышанам, – диде Михаил Иванович.
Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов та катнашучыларга мондый чараларның әһәмияте турында ассызыклап мөрәҗәгать итте.
– Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Татарстанда 2021 елның Туган телләр елы дип игълан ителүен бик күркәм эш дип саныйм. Һәрбер халык үзенең телен, традицияләрен, гореф- гадәтләрен белергә, аларны яшь буынга тапшырырга тиеш, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөҗип улы.
Яраткан тамашачылары өчен солистлар белән беррәттән вокаль һәм хореографик коллективлар да җырладылар һәм биеделәр. Артистлар сәхнәгә матур милли костюмнардан чыктылар. Керәшен һәм татар ансамбльләре «Багалмам», «Наз», «Сөмбел» ансамбльләре чыгыш ясады. Бию номерлары белән «Ритмы детства», «Эксперимент-Альянс» һәм «Зоренка» коллективлары чыгыш ясады.
Бу көнне шулай ук яңа татар вокаль ансамбле «Хыял»ның дебюты булды.
– Миңа бу концерт бик ошады. Барысы да бик матур, күңелле итеп татар җырларын башкардылар, биючеләр дә сынатмады. Мин янә бер кат Чистайда чын талантлар, зур сәхнә осталары яшәвен аңладым. Бу концертта бик күп халык җырлары яңгыравы күңелле булды. Артистларга, оештыручыларга бик зур рәхмәт, концерттан рәхәтлек, ләззәт алып кайттым, рәхәтләнеп ял иттем, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Иске Роман авылыннан килгән пенсиядәге укытучы Мәдинә апа Кашапова.
Әлфия Җаббарованың күңеленә дә артистлар чыгышы хуш килгән.
– Концерт миңа бик тә ошады. Мин үзебездә шундый талантлы артистлар булуына азрак гаҗәпләндем дә әле. Аларны тыңлап, мин яшьлек елларына кире кайткандай булдым, кайбер мизгелләрдә күзләремә яшьләр килде. Бер сүз белән әйткәндә, күңелләр тулды! Шул ук вакытта ул мине илһамландырды да әле. Дус кызым белән бергә татар халык җырларын башкаручы фольклор ансамбле булдыру теләге дә туды. Мин бу хакта күптән хыялланган идем, ә хәзер теләгемне чынга ашырасым килә. Барысы да килеп чыгар дип өметләнәм, – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге вәкиле Әлфия Җаббарова.
Кичә барышында тамашачылар артистларга көч-дәрт биреп, кул чабып утырдылар.Алар яраткан артистларыннан аерылырга теләмичә, аларны аягүрә басып, көчле алкышлар белән озаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев