Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милли проектлар элеккечә күз уңында

Муниципаль район һәм шәһәрнең хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсе прокуратурада узды.

Аны координацион киңәшмә рәисе, шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов ачты. Киңәшмә эшендә Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе М. Галиханов, РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай шәһәрендәге бүлеге начальнигы А.Муратов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы А. Соколов, РФ наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең бүлек начальнигы А. Щитов катнашты. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Р.Миңголов һәм башкалар чакырылган иде.
Көн тәртибендә милли проектлар өлкәсендәге җинаятьләрне кисәтү, ачык­лау һәм ачу буенча хокук саклау органнарының эше, җинаятьләр турындагы гаризаларны һәм хәбәрләрне кабул иткәндә, тикшергәндә һәм хәл иткәндә хокук сак­лау органнары эшендәге кимчелекләр һәм законлылык хәле турындагы мәсьәләләр торды.
Беренче - милли проектларны тормышка ашыру барышында законлылык хәле турындагы мәсьәлә буенча шәһәр прокуроры урынбасары А. Кузнецова, эштәге күрсәткечләр һәм кимчелекләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору төркеменең Чистай районы буенча бүлеге оперуполномоченные Р. Индейкин чыгыш ясадылар. Шулай ук "Чистай үзәк район дәваханәсе" муниципаль бюджет сәламәтлек саклау учреҗдениесенең баш табибы Ф. Шиһапов, беренче шәһәр дәваханәсенең баш табибы И. Баранов, муниципаль район башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Г. Нәбиуллинның мәгълүматлары тыңланды.
Икенче - исәпкә алу-теркәү дисциплинасының законлылык торышы турындагы мәсьәлә буенча шәһәр прокуроры урынбасары Р. Мөбарәкшин хәбәр итте. Киңәшмәгә йомгак ясап шәһәр прокуроры Р. Хәкимҗанов агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак бирү өлкәләрендә милли проектларны тормышка ашыру барышына ведомство контролен көчәйтергә кирәклеге, кылынган җинаятьләр турындагы хәбәрне, җинаятьләрне яшереп калу фактларына юл куймау турында ассызыклап әйтте. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев