Миләүшә Гайфуллина кешеләрнең тәнен генә дәвлап калмый, милләттәшләребезнең рухи сәламәтлеге, гаилә бөтенлеге турында да кайгыртып яши
Республика клиник тире-венерологик авырулар диспансерының физиотерапия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб, Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина 1955 елның 29 июнендә Чистай районының Татар Сарсазы авылында туган.
Әтисе Хафиз озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән, әнисе Халидә мәктәптә укыткан. Миләүшә ике энесенә апа булып, гаиләдә өч бала үскән алар.
— Әти дә, әни дә нәселләре белән горурланып яшәделәр, безнең якта аларның дәрәҗәсе зур булды. Әтинең әнисе — Зөбәйдә әбиебез бик дини карчык иде. Ул тәэсир иттеме, белмим, коммунистик идеалларга ышанган әти авылыбызда мәчет салдырып калдырды. Әнинең әнисе Оркыя әбием дә, әни үзе дә итагатьле, сабыр, затлы кешеләр иде, — дип сөйли Миләүшә ханым кадерле кешеләре турында.
Миләүшә ханымның җәмәгать эшләренә тартылуы балачактан килә. Иске Роман сигезьеллык, Каргалы урта мәктәпләрендә укыганда да, Казан дәүләт медицина институтында югары белем алганда да (1973-1979), соңрак — «Казанский» санаториенда терапевт-диетолог булганда да — ул комсомол һәм профсоюз эшләрендә башлап йөри; Вахитов районы комсомол комитетының бюро әгъзасы була, район медицина хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе вазифаларын башкара. Профсоюз лидеры булган вакытта, күп хезмәттәшләренең мәнфәгатен яклый.
Миләүшә Хафизовна 20 елдан артык Республика клиник тире-венерологик авыру¬лар диспансерында физиотерапия бүлеген җитәкли. Тире-венерологик чирләр белән интегүчеләргә махсус физиотерапия ярдәме күрсәтә торган бу бүлек заманча аппаратлар белән җиһазланган. Биредә дәвалауның яңа һәм үтемле ысуллары кулланыла. Әлеге аппаратларны кайтарып, кулланылышка кертүдә Миләүшә Гайфуллинанын өлеше чиксез зур. Миләүшә ханым — республикабызның дерматовенерологик диспансерларына «Тире авырулары өчен физиотерапия» исемле методик кулланма әзерләгән югары квалификацияле белгеч, тәҗрибәле физиотерапевт, үз эшен яратып башкаручы хезмәткәрләрдән бердәм коллектив туплый алган алыштыргысыз җитәкче. Миләүшә Хафизовна — Республика физиотерапевтлар җәмгыятенең актив әгъзасы. Диспансерның иҗтимагый тормышында да якташыбызның роле зур. Аның озак еллар игелекле хезмәте ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы, Медицина хезмәткәрләренең республика профсоюз комитеты тарафыннан Почет грамоталары белән билгеләп үтелгән. Миләүшә ханымны хезмәттәшләре дә, якташлары да, бөтен таныш-белешләре дә олы йөрәкле, кече күңелле, ярдәмчел, кешелекле шәхес итеп беләләр.
Милли җанлы җәмәгать эшлеклесе буларак, хезмәтеннән бушаган арада ул Бөтендөнья Татар конгрессы эшләрендә актив катнаша. Әнисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган кызның милли җанлы булып үсүе табигый.
— Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәкъдиме белән 2006 елда «Татар гаиләсе» фондын оештырдык. Безгә татар гаиләсенә хас иң яхшы сыйфатларны саклап калырга, аларны заманга яраклаштырырга кирәк. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлеше шушы, — ди Миләүшә ханым.
Үзе матур гаиләдә үскән кеше генә гаиләнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын барлау һәм саклау максатыннан оешкан фондны җитәкли ала. Миләүшә Хафизовна, табиб буларак, кешеләрнең тәнен генә дәвалап калмый, милләттәшләребезнең рухи сәламәтлеге, гаилә бөтенлеге турында да кайгыртып яши.
Миләүшә ханымның үз гаиләсе дә үрнәк булырлык. Ире Нурислам белән институтта бергә укыган алар. «Башта аралашып, дуслашып йөрдек. Дуслыкның мәхәббәткә әверелүен сизми дә калганбыз», — ди Миләүшә ханым. Нурислам әфәнде Мамадыш якларында туып үскән. Хәзер ул — Республика клиник тире авырулары диспансерында поликлиника мөдире, Татарстанның атказанган табибы. Гайфуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Айрат, кызлары Алсу да табиблар. «Үз гаиләмдә гадәт-йолаларыбыз сакланмаса, татар гаиләләрен кайгыртып йөрүем көлке булыр иде, — ди Миләүшә Хафизовна. — Иң беренче нәүбәттә, мин — ир хатыны. „Ирне ир иткән дә, җир иткән дә хатын“, — диләр
безнең мишәрләрдә. Бу мәкаль миңа ана сөте белән кергән».
Миләүшә ханым хезмәте һәм иҗтимагый эшләре арасында, әлбәттә, Чистайга, туган авылы Сарсазга да кайтырга вакыт таба. Кайткач та беренче эше итеп авыл зиратына бара ул. Биредә әби-бабасы, әти-әнисе һәм кадерле энесе Фәнис җирләнгән. Икенче энесе Марат гаиләсе белән, Миләүшә ханым үзе дә Казанда яшиләр, әмма әти-әниләрен хәтерләткән йортны — Татар Сарсазындагы төп нигезне дә бетерергә уйламый әле алар.
Рәзинә Исмәгыйлеваның «Чистаем» китабыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев