Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мигъраж кичәсе

Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27сенә каршы кичтә мөселман дөньясында иң зур дини тантанабызның берсе — Мигъраж кичәсе билгеләп үтелә. Быел ул 6 февральдән 7 сенә каршы төнгә туры килә. Дин кардәшләребез бу кичәне шатланып, дулкынланып каршы ала.

Мигъраж ул күккә ашу дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраил фәрештәнең канатлы, тылсымлы атына атланып, Мәккә шәһәреннән Гарәбстанның Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә һәм аннан җиде кат күккә аша. Анда Мөхәммәд Пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең тәхете алдында торып, аның белән сөйләшә, сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтелә, күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан исә килгән юлы белән Мәккәгә кайтарыла.

Намазларда укыла торган «Әттәхият» догасы — нәкъ менә Аллаһ белән Пәйгамбәребезнең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан дога. Пәйгамбәребез Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган, алар өчен дә Мигъраж теләгән. Аллаһы Тәгалә: «Мөэминнең Мигъражы — намаздыр», — дип җавап кайтарган. Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәр (с.г.в.)нең Мигъражы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм саваплы булырлар.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәргә (с.г.в.)гә өч бүләк булды: биш вакыт намаз фарыз кылынды, Коръән Кәримдә «Бәкара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде, Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачагына Аллаһы Тәгалә аңа рөхсәт бирде.
Мигъраж кичәсен дин кардәшләребез Коръән укып, гыйбадәт кылып, Мөхәммәд (г.в.с.)нең гаҗәеп рәвештә Аллаһы Тәгалә кодрәте белән күккә күтәрелүе турында кат-кат искә төшереп, Раббыбызга хәмед-санәләр, Расулебезгә салаватлар әйтеп үткәрәләр.

Бу кичәдә ястүдән соң унике рәкәгать хаҗәт намазы укырга була. Һәр рәкәгатьтә «Фәтиха”дан соң ун „Ихлас-шәриф“ укыла һәм һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев