Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Миңа гаиләм ярдәм итә»

Чистай районында 23 авыл җирлеге бар, шуларның дүртесен гүзәл затлар җитәкли.

Лилия Гәрәева Яуширмә авыл җирлеге белән 11 ел җитәкчелек итә. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан без аның белән әңгәмә кордык. Лилия Рәис кызы мине авыл җирлеге хакимияте бинасына керү юлында елмаеп каршы алды. Без шунда ук сөйләшеп киттек.

– Авыл җирлеге башлыгы булу җиңел эш түгелдер? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Әлбәттә, җиңел түгел, әмма бу минем эшем, мин аңа алынганмын икән, димәк, эшләргә тиешмен. Беренче елларда аеруча авыр булды, әмма хәзер дә кыенлыкларсыз булмый. Алдан ук әйтеп үтәсем килә, гаиләм, авылдашларым, хезмәттәшләрем һәм район җитәкчелеге ярдәменнән башка мин эшли алмас идем, – дип сөйли Лилия Гәрәева.

Каргалы авылында туып-үскән ханым Яуширмәдә 1986 елдан бирле яши. Бирегә аны педагогика училищесын тәмамлагач, балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрәләр. 2006 елда Лилия Гәрәева авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире, ә 3 елдан соң җирлек башлыгы була. Хәзерге вакытта Яуширмәдә биш йөздән артык кеше яши, аларның һәркайсын ул шәхсән белә. Көн саен диярлек аның янына төрле проблемалар һәм үтенечләр белән авылдашлары килә. Лилия Рәис кызы һәркемгә якын килү юлларын табарга, ярдәм итәргә тырыша.

– Авыл кешеләре миннән, башлыктан, башка кемгә мөрәҗәгать итсеннәр?  – ди ул.

 – Авылда проблемалар күп: начар юллар, су белән тәэмин итү, эш булмау һәм башкалар. Шунысы сөендерә, хәзер күп кенә дәүләт программалары бар, алар проблемаларны хәл итәргә булышалар. Мәсәлән, үзара салым һәм район җитәкчелеге ярдәме белән без Вәлиев урамына вак таш җәя алдык, узган ел авылның башка урамына вак таш җәя башладык. Моннан тыш, быел үзара салым программасы буенча җыелачак акчаларның бер өлешен су белән тәэмин итү линияләренең берсен яңартуга юнәлдерергә телибез. Планлаштырылган эшләр бик күп, аларның барысын да авылдашларым белән бергәләп эшләргә туры киләчәк. Ышаныч күрсәткәннәре һәм ярдәм иткәннәре өчен аларга мең-мең рәхмәт. Хезмәттәшләрем, районның башка авыл җирлекләре башлыклары эштә киңәшләре белән бик булышалар, алар белән без һәрвакыт элемтәдә, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Лилия Рәис кызының эш көне иртә башлана һәм соңга кадәр дәвам итә. Ә өендә хуҗалыгы да зур бит: Гәрәевлар гаиләсе мөгезле эре терлек тә, кош-корт та асрый, җәй көне бакча да эшкәртә. Ничек барысына да өлгерергә?

– Теләгең булса, барысына да өлгерергә мөмкин дип уйлыйм. Гаиләне беркайчан да икенче планга калдырырга ярамый, чөнки хатын-кызның төп максаты – гаилә учагын саклау­чы булу. Миңа хуҗалыкта ирем һәм балаларым булыша. Алар һәрвакытта да эшемнең никадәр җаваплы булуын аңладылар һәм аңлыйлар да, бу минем өчен зур ярдәм. Без ирем белән өч ул үстердек, алар хәзер зурлар, өйләнделәр, эшлиләр. Ике менә дигән оныгыбыз бар. Һәр ял саен балаларыбыз гаиләләре белән бергә кайталар, – ди Лилия Гәрәева.

 – Ял итү өчен вакыт табасызмы?

– Кайчагында, – дип елмаеп җавап бирә ул. – Оныклар белән мәш килгәндә мин ял итәм. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк! Бүлмә гөлләрен яратып үстерәм, алар өебезгә ямь өсти. Аларны тәрбияләп үстерү – минем өчен үзенә күрә ял.

– Замана хатын-кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 – Без, хатын-кызлар, һәрвакыт өй учагын саклаучы булып калырга, балаларны тәрбияләргә тиеш. Без яшәгән дөньяда гүзәл затлар ир-атлар белән беррәттән еш кына үз җилкәләрендә авыр эшләр күтәрә. Хәтта шул вакытта да хатын-кыз һәрвакыт хатын-кыз булып калырга тиеш. Табигать безгә биргән сыйфатлардан бернәрсә дә мәхрүм итә алмый. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм!

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне дә якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм. Уңышлар телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев