Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмгыятьне бергәләп яхшыртырга

Узган җомга көнне Чирмешән районында "Җәмәгать контролен оештыру һәм коррупциягә каршы тору максатында массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле үзара элемтәсе" темасына зона семинар-киңәшмәсе булды.

Коррупциягә каршы көрәш - бүгенге көндә иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Аерым алганда, социаль мониторингның республика комитеты тарафыннан үткәрелгән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты ришвәтне коррупциянең төп төре дип саныйлар. Алар әлеге явызлык аеруча медицина, мәгариф өлкәләрендә һәм хокук саклау органнарында киң таралган дип билгеләп үттеләр.
Ничек итеп әлеге социаль явызлыкны җиңәргә һәм коррупциягә каршы эшне, массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының иҗтимагый контролен тагын да нәтиҗәле итәргә? Семинар-киңәшмәдә сүз нәкъ шул турыда барды, әлеге юнәлештә эш тәҗрибәсе һәм фикер алышулар булды. Чыгыш ясаучыларның барысы да коррупциягә каршы көрәштә һәм хәбәрдарлыкны арттыруда массакүләм мәгълүмат чаралары мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга чакырдылар. Коррупция - илебезнең икътисады өлешенә киртә куючы күренеш, шуңа да моны кешеләргә аңлатырга, комиссия эшчәнлеген яктыртырга кирәк.
ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, муниципаль власть органнары, хокук саклау органнары вәкилләре, коррупциягә каршы район комиссияләре сәркатибләре, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чистай һәм Чирмешән муниципаль районнары массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре, шулай ук ТРның Җәмәгать палатасы әгъзалары һәм алда санап үтелгән районнар вәкилләре сөйләшүдә ка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев