Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать урыннарында сыра эчкән өчен - штраф

Сыра алкоголизмы булу күптән билгеле. Беренче карашка ул аракы һәм шәрабкә караганда куркыныч та кебек түгел, әмма нәтиҗәләре начар.

Сыра алкоголизмының нәтиҗәсе - балаларның караучысызлыгы арту. Сыра кулланудан хроник алкоголизм көчле алкоголь эчемлекләрен куллануга караганда 3-4 тапкырга тизрәк җәелә. Бер стакан сыра 30 мең нерв күзәнәген, ә бер шешә сыра 50-60 мең күзәнәкне югалтуга китерә. Сыраны явызларча куллану интеллектның һәм характерның психологик үзгәрүенә китерә.
Мәгариф һәм фән министр­лыгы уздырган социалогик тикшеренүләрдән күренгәнчә, яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр, шул исәптән сыра куллану киң кылач ала бара. Аларны кызларның һәм егетләрнең 80 процентка якыны куллана, шуның белән бергә сыра куллану сизелерлек артты. Алкоголь организмга һәм җәмгыятькә ясый торган зыян дәрәҗәсе, аңа күнегү тизлеге буенча кокаин һәм әфъюн белән беррәттән дөньядагы иң куркыныч наркотиклар исемлегенә кертелгән һәм бишенче урынны алып тора.
16 яшькә җиткән затлар административ хокук мөнәсәбәте субъекты булып тора. РФ КоАПның 20.22 нче маддәсе нигезендә 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның исерек хәлдә күренүе аларның сыра һәм аның нигезендә әзерләнгән эчемлекләр, алкоголь һәм составында спирт булган продукция эчүгә, алар тарафыннан җәмәгать урыннарында наркотик чаралар яки психотроп әйберләр куллануга тиң һәм ата-аналарына яки балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә 300 сумнан 500 сумга кадәр административ штраф салуны карый. Балалар, белем бирү һәм медицина оешмаларында, шәһәрдә һәм шәһәр янында хәрәкәт итүче (җәмәгать куллануы транспорты), җәмәгать транспортларының барлык төрләрендә, мәдәният, физкультура-сәламәтләндерү оешмаларында һәм спорт корылмаларында сыра һәм аның нигезендә әзерләнгән эчемлекләр, шулай ук алкоголь һәм составында 12 процентка кадәр этил спиртлы булган спиртлы продукция кулланган өчен җаваплылык - 100дән 300 сумга кадәр административ штраф салуны карый.
Моннан тыш, РФ КоАПның 20.21 нче маддәсе нигезендә урамнарда, стадионнарда, скверларда, паркларда, җәмәгать тран­спортында, башка җәмәгать урыннарында исерек хәлдә күренгән һәм әхлакый нормаларны бозган өчен 100дән 500 сумга кадәр административ штраф салынырга яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест кулланылырга мөмкин (соңгысы балигъ булмаганнарга карата кулланылмый). Уку йортлары янәшәсендә сыра сатучы нокталарга контрольне көчәйтергә, балигъ булмаганнарга сыра саткан өчен сатучыларның, балаларын спиртлы эчемлекләр һәм сыра куллануга җәлеп иткән ата-аналарның җаваплылыгын арттырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев