Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәетнең туганнарына каберне ике тапкыр казырга туры килә

Әлеге вакыйганы полиция тикшерә.

«Чистай-информ» редакциясенә шәһәребездә күптән түгел генә вафат булган ханымның туганнары мөрәҗәгать итте. Алар үзләренең туганнарын күмәргә җыенган вакытта Серафимов зиратында килеп чыккан коточкыч хәл турында сөйләделәр.

«Чистай-информ» хәбәрчеләре әлеге вакыйга урынына барып туганнары белән очраштылар.

– Минем апам гомер буе Чис тайда яшәде. Соңгы елларында Яр Чаллыда туганнарында булды, анда үлде дә. Без аны Чистайда ире янәшәсенә җирләргә уйладык, чөнки күмү өчен урын күптән билгеләп куелган иде. Мин барысын да алдан килештереп эшләдем, җирле шәһәр башкарма комитетында җирләүгә рөхсәт тә алдым. Күмү эшләрен оештыруны, кабер казуны Яр Чаллыдагы ритуаль агентлык белән килештердек.

– Кичә аларның хезмәткәре бирегә килде, мин аңа җирләү урынын күрсәттем. Ул казый башлады. Кич белән миңа шалтыратып, кабернең әзер булуын әйтте. Бүген мин иртән килеп карадым. Зиратка сигезенче ярты белән сигезләр тирәсендә килдем. Кабер казылган, полиэтилен белән капланган иде. Мин кабернең әзер икәнлегенә ышангач, өйгә кайтып киттем, – дип сөйли башлады вафат булган ханымның туганы Николай Козеев.

Сәгать уннарга мәетне җирләргә дип барган туганнары яңа казылган кабернең күмелгән икәнен күрәләр. Аптырап нәрсә булуын ачыкларга тырышалар, әмма сорау ларына аңлаешлы җавап таба алмагач, полиция чакыралар.

– Без мәетне күмәргә алып килдек, ә кабер күмелгән. Сигез белән ун сәгатьләр арасында кемдер шул эшне эшләп өлгергән. Мине күзәтеп торганнар диярсең: килеп карап китүгә күмеп тә куйганнар. Башта мин ялгышлык белән башка кешене җирләгәннәрдер дип уйладым. Әмма анда бит янәшәдә көрәкләр, тәре калган иде, алар да юк. Калку җир генә тора. Зиратта эшләүчеләр берни дә күрмәүләрен әйттеләр. Җирле ритуаль агентлыгына шалтыраттык, анда да аңлаешлы җавап бирүче булмады, – дип зарлана Николай Иванович.

Мәетнең туганнарына яңадан каберне кешеләр яллап казыттырудан башка чара калмый.

– Хәзер җирле ритуаль агентлыгы хезмәткәрләре каберне яңадан казый башладылар. Моның өчен безгә яңадан акча түләргә туры килде. Бу криминал, һич кенә дә башка сыймый, – диләр вафат булучының туганнары.

– Бәлки бу туганнар арасында үзара сугыштыр дип уйладык. Чөнки без казымадык бит инде, безгә ул нәрсәгә кирәк? Мин биредә 1998 елдан бирле эшлим. Бездә беркайчан да мондый хәлнең булганы юк иде. Ритуаль хезмәтләр бер-берсенә казырга юл куймаган очраклар бар иде, әмма мондый хәлне хәтерләмим! – ди кабер казучы.

Бу хәл вафат булучының туган нарының башына сыймый. Алар туганнары арасында бернинди дә конфликтлар юк һәм вафат булучының да дошманнары юк дип ышандыралар.

– Ул олы хөрмәткә лаек кеше иде, озак еллар медик булып эшләде. Каберне яңадан акчага казытсыннар өчен бу эшне җирле кешеләр эшләгән инде. Хәзер алар бернинди документлар күрсәтмәделәр дигән сылтау тапканнар. Чынлыкта исә бөтен документлар да, рөхсәтләр дә бар иде, – дип үз фикерләрен белдерә икенче туганнары.

Әлеге вакыйга ритуаль оешма ларның сәламәт булмаган көндәшлек нәтиҗәсеме, туганнар үчеме яисә хулиганнарның вандализм актымы? Моны полиция ачыклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев