Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Металл детектор кысалары: альтернатива кирәк

Безнең редакциягә Чистайда яшәүче Ольга Полосухина мөрәҗәгать итте. Ул металл детектор кысалары аша узу сәламәтлек өчен куркыныч дип саный.

 

Аларны куюга ул, әлбәттә, каршы түгел. Ләкин аз гына да нурланыш ярамаган авыру кешеләр өчен альтернатива кирәк дип саный.

– Мондый җайланмалар күптән түгел операция кичергән кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Аерым алганда, кардиостимуляторлар куйганнар өчен, – ди Ольга Анатольевна. – Массакүләм чарага килгәч, тәртип сакчылары белән аңлашылмаучанлык барлыкка килә. Чөнки металл кыса аша узарга теләмибез, ә альтернатива безгә тәкъдим итмиләр, иминлек паспортын беркем дә күрсәтми. Мәсәлән, 9 Майда бәйрәмгә эләгү мөмкин түгел иде, чөнки металл кысалар барлык керү юлларына куелган иде.

Бүгенге көндә кешеләр күпләп җыела торган барлык урыннарга керү юлларына әлеге кысалар куела. Мондый керү системасы массакүләм чараларда гына түгел, белем бирү, ял итү учреждениеләрендә дә гамәлдә. Бу террорчылыкка каршы саклану чаралары. Безнең газета укучыбыз, металл детекторлардан килгән нурланыш сәламәтлекләренә зыян китерә дип уйлаган кешеләр өчен, альтернатив вариантлар карауларын сорый.

Редакциягә мөрәҗәгать иткәннән соң берничә көн узгач, Ольга Анатольевна Шәһәр көнен бәйрәм итүдә альтернатива каралуын билгеләп үтте.

– Һәрчак шулай булса иде, – диде хатын-кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев