Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мемориаль такта – хәтер билгесе

Җәмәгатьчеләр туган якны өйрәнүче танылган педагог Нина Харитонова истәлегенә мемориаль такта кую инициативасы белән чыктылар һәм үз теләкләренә ирештеләр.

Хәзер 1нче мәктәп бинасында яңа мемориаль такта барлыкка килде. Ул шәһәребезнең Мактаулы гражданины Нина Харитонова хөрмәтенә куелды.

Аның нәкъ менә шул урында урнаштырылуы очраклы түгел. Нина Степановнаның язмышы беренче мәктәп белән турыдан-туры бәйле. Ул бу мәктәптә укыган. 8нче сыйныфта укыганда сугыш башлану турында хәбәр килгән. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң Нина Харитонова туган мәктәбенә кайта, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, соңрак завуч булып эшли. Аннары 16нчы мәктәпкә эшкә күчә.

Һәр белем бирү учреждение сендә ул 22шәр ел, гомумән алганда, 44 ел эшләгән, шул ук вакытта «Татарстан Респуб ликасының атказанган укытучысы» исемен алган. Аның тормышында 25 чыгарылыш булган. Ул барлык укучыларын исемнәре белән хәтерләгән, аларның алдагы язмышлары белән һәрчак кызыксынган.

– Нина Степановнаның тормыш юлы – игелек, гаделлек һәм профессиональлек идеалларына тугрылыкның ачык мисалы. Һәр укучысы аның өчен кызыклы, үзенчәлекле шәхес иде. Хәзер алар – хөрмәтле кешеләр, – дип билгеләп үттеләр чараны ачу тантанасында аны алып баручылар.

Бу көнне 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә элеккеге хезмәттәшләре, укучылары һәм фикердәшләре килгән иде, алар Нина Степановнаны яхшы сүзләр белән искә алдылар. Туган якны өйрәнүче буларак, ул шәһәр тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Нина Степановна Чистай өчен кыйммәте зур булган китаплар чыгаруда катнашты. Шуларның берсе – «Чистопольские странички» 1987 елда дөнья күрде, республикада һәм Россиядә генә түгел, чит илдә дә яхшы кабул ителде. Нина Харитонова сугыш вакытында безнең шәһәрдә яшәгән Мәскәү язучылары белән актив рәвештә хатлар алышкан һәм соңгы көннәренә кадәр аларның туганнары белән тыгыз элемтәдә торган. Борис Пастернак музеен оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Хәзер әдәби музей Чистайда бик популяр. Тантанада шәһәребезнең мактаулы гражданины булган Нина Харитонованың бу һәм башка казанышлары турында сүз барды.

– Без җирле шагыйрьләр белән очрашканда, Нина Степановна турындагы хәтерне мәңгеләштерергә кирәклеге турында һәрвакыт сөйләшә идек. Аның арабыздан киткәненә 6 ел булды. Һәм шушы көннәрдә аның хөрмәтенә мемориаль такта ачу символик мәгънәгә ия. Нина Степановнаны без нең шәһәрдә генә түгел, бөтен рес публикада да хөрмәт иттеләр һәм хәзер дә хөрмәт итәләр, – дип билгеләп үтте үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Елена Курбатова.

Укытучылар, әдәбиятчылар, мәдәният хезмәткәрләре, җәмә гатьчелек әлеге мемориаль тактаны булдыру идеясенә кушылдылар.

Һәм, ниһаять, Нина Степановна Харитонова турындагы истәлекне мәңгеләштерү буенча әлеге мөһим вакыйга тормышка ашты. Тактаны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Вектор» радиокомпаниясе директоры Виктор Классен, «Бетар» фирмасының директорлар советы идарәсе рәисе Владимир Зайцев, «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзасы Мира Максимова ачтылар. Мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

– Без аны хәтерлибез, аның турында балаларыбызга да сөйлибез. Нина Степановна турында беренче тапкыр мин әтидән, 1947 елда ул фронттан кайткач, ишеттем. Ул һәрвакыт аның турында таләпчән, әмма гадел укытучы буларак сөйли иде. Хәтта өчле алу өчен дә бик тырышырга кирәк булган. Мин үзем аның укучысы булмадым. Нина Харитонова минем энемне укытты, – дип искә ала шәһәрнең Мактаулы гражданины Владимир Зайцев.

Хәзер Нина Степановнаның тормышы турында китап чыгару планлаштырыла – проект инде эшләнгән һәм нәшер итүгә әзерләнгән. Барлык мәктәпләрдә дә хәтер дәресләрен оештыру һәм шәһәр урамнарының берсен педагог хөрмәтенә атау – шулай ук якындагы киләчәккә бурыч.

Без үткәргән сораштыруларның берсендә чистайлылар Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Чистайның мактаулы гражданины турында хатирәләре белән уртаклаштылар. «Вектор» радиокомпаниясе директоры Виктор Классен Нина Харитонова белән таныш булуы белән горурлана.

– Мин аны 30 еллап белгәнмендер һәм ул да мине шул кадәр. Кеше буларак та, хатын-кыз буларак та, Нина Степановна миңа бик ошый иде. Мөгаен, ул да мине ошаткандыр. Шәһәрдә бер генә мәдәни яки иҗтимагый вакыйга аннан башка үтмәде. Һәрхәлдә, шулай тоела иде. Ул һәрвакыт фикер алышулар үзәгендә булды һәм тыныч кына (ә кайчагында ялкынлы чыгышлар белән) үз фикерен җиткерә иде, – дип сөйли Виктор Иванович. – Ул миңа «Чистопольские страницы» китабын бүләк итте, күпсанлы сорауларыма җавап бирде, сугыш чоры, шагыйрьләр, язучылар һәм аларның гаиләләре турында сөйләде. Ул һәрвакыт яшәр кебек тоела иде.

– «Тәнкыйтькә үпкәләргә ярамый. Үпкәләгән кеше беркайчан да үсми, ә бер урында таптана. Һәрвакытта да үз-үзеңне камилләштерү белән шөгыльләнергә кирәк», – дип әйтә торган иде Нина Степановна. 13 ел мин әдәби берләшмәне җитәклим, үз вакытында аны Нина Степановна җитәкләгән иде, ә мин сәркатип идем. Нәкъ менә шул вакытта ул мине мәкаләләр, шигырьләр һәм проза әсәрләре язу нигезләренә өйрәтте. Зирәк, шәфкатьле, олы йөрәкле булырга өндәде. Ә иң мөһиме – ватанпәрвәрлеккә, шәһәрне, Ватанны яратырга өйрәтте. Мин тумышым белән Балык Бистәсе районыннан, ә Чистайны бөтен күңелем белән яратам һәм бу шәһәргә хезмәт итәм. Нина Степановна ярдәме белән туган якны өйрәнү эшен дәвам итәм, – дип сүзен тәмамлады шәһәр китапханәсе – үзәк китапханә системасының 7нче номерлы филиалы мөдире Елена Быкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев