Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Медицина оешмаларының эш графигы

Озакка сузылган бәйрәм көннәренә карамастан, медицина учреждениеләре эшләячәк.

30-31 декабрьдә пациентларны кабул итү стандарт эш графигы буенча үткәреләчәк.

Үзәк район дәваханәсе поликлиникасы (Галактионов ур., 88) 28 декабрьдә – 8дән 14 сәгатькә кадәр, 3, 6 гыйнварда 8дән 14 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

2нче номерлы шәһәр дәваханәсе поликлиникасы (Энгельс ур., 105) 3, 4, 6 гыйнвар көннәрендә 8дән 14 сәгатькә кадәр эшли.

Балалар поликлиникасына (Вишневский ур., 2-б) кабул итүгә 28 декабрь көнне 8дән 13 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. 2, 4, 6, 8 гыйнварда пациентларны кабул итү 8дән 18 сәгатькә кадәр, 3 гыйнварда 8дән 13 сәгатькә кадәр уздырылачак.

Хатын-кызлар консультациясе (Бутлеров ур., 2-б) 3, 4, 6, 8 гыйнварда 8дән 13 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Стоматология поликлиникасы (Урицкий ур., 80) 28 декабрьдә 8дән 15 сәгатькә кадәр кабул итә. 1 гыйнвардан 8енә кадәр – 9дан 15 сәгатькә кадәр поликлиникада кизү торучы табиблар эшләячәк.

Травматология пункты (Вишневский ур., 1) пациентларны 3, 6 гыйнварда 8дән 13 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Бәйрәм көннәрендә имгәнү алган очракта үзәк район дәваханәсе стационарының кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үзәк район дәваханәсе стационары (Вишневский ур., 1), бала тудыру йорты (Вишневский ур., 1, корп. Е), 2нче шәһәр дәваханәсенең балалар бүлеге (Энгельс ур., 105) бәйрәм көннәрендә тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев