Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицина хезмәткәре көне белән!

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Медицина хезмәткәре һөнәре мәңгелек, хөрмәтле һәм авыр. Ул сездән Гиппократ антына тугрылыкны, даими рәвештә тулыландырырга кирәк булган белемнәрне, катлаулы күнекмәләрне эшләүне генә түгел, ә җан җылысын, юмартлыкны да таләп итә.

Бүген безнең районда медицина хезмәткәрләренең зур армиясе эшли, алар йөрәкләре белән кешенең авыртуын һәм газапларын тоялар һәм аларны җиңеләйтәләр. Аларның көндәлек хезмәте игелек, кайгыртучанлык күрсәтүдән тора, чистайлыларга яңадан сәламәт булырга мөмкинлек бирә.

Рәхмәт сүзләре белән ветераннарга мөрәҗәгать итәм, аларның бәһасе булмаган тәҗрибәсен яңа буыннар дәвам итә. Сезгә иминлек һәм озын гомер телим!

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезгә һөнәри үсеш телим. Сез яшәү шатлыгын бүләк иткән кешеләрнең рәхмәтле елмаюлары эшегез өчен бүләк булсын.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев