Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Медиасабантуйдан бүләкләр алып кайттык

...

Кунакчыл Чирмешән районында Медиасабантуй-2026 – Татарстанның төрле районнарыннан килгән массакүләм мәгълүмат чаралары – «Татмедиа» АҖ филиаллары хезмәткәрләренең масштаблы корпоратив бәйрәме узды. Актив катнашучылар арасында «Чистай-информ» редакциясе коллективы да бар иде.

Кунакларны милли утарлар традицион сыйлар, җанлы музыка, иҗат коллективлары чыгышлары белән каршы алды. Төп гастрономик хит диаметры метр ярым булган зур суган бәлеше булды.

 

Тантаналы өлеш редакцияләр парады белән башланып китте. Катнашучыларга Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов исеменнән сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов мөрәҗәгать итте. Ул журналист һөнәренең әдәби талант кына түгел, ә зур җаваплылык, фидакарьлек һәм кешеләр янәшәсендә була белүне дә таләп итүен билгеләп үтте.

– Сез укучыларыбыз һәм телевизор караучылар проблемалары белән яшисез, аларга вакыйгалардан хәбәрдар булырга ярдәм итәсез, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз һәм актив гражданлык позициясе тәрбиялисез, – дип ассызыклады ул.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков шулай ук хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итте, медиахолдингның һәр хезмәткәре эшенең республика үсеше өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

– Һәр шәһәрдә, һәр торак пунктта безнең редакцияләр эшли. «Татмедиа» журналистлары Татарстанның чәчәк атуына зур өлеш кертә, – диде ул һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Сабантуйның ярыш программасы бай булды. Халык уеннары –капчык белән сугышу, утын кисү, ластлар киеп йөгерү, аркан тартышу, турникта тартылу, гер күтәрү, кул көрәше, волейбол һәм, әлбәттә, милли көрәш. Күпчелек ярышларда «Чистай-информ» командасы да актив катнашты. Редакция хезмәткәрләренең уңышлары аеруча игътибарга лаек: веб-редактор Гүзәл Хәйруллина «сумо» уенында икенче урынны алды, ә баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гомәрова армрестлингта бронза призер булды.

 

Бүләкләү тантанасы бәйрәмнең финал аккорды булды. Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру, шулай ук ярышларда җиңүчеләрне котлау Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов катнашында узды. Бүләкләнүчеләр арасында – баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Гомәрова да бар. ТР массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасына лаек булды.

 

Җырлар, биюләр, халык күңел ачулары һәм сый-нигъмәтләр Медиасабантуйда кабатланмас җылы атмосфера тудырды. Шамил Садыйков билгеләп үткәнчә, алда журналистларны күп эш көтә, әмма мондый көннәр энергия һәм яхшы кәеф булдыру өчен кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев