Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдәни мирасны саклап

Чистай муниципаль районы башлыгы каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзалары үзләренең чираттагы очрашуын гадәти булмаган форматта үткәрделәр.

Шәһәр хакимияте, милли диаспоралар вәкилләре, җәмәгать оешмалары, дин әһелләре музей-күргәзмә комплексында җыелдылар, анда музыка белгече-фольклорчы Геннадий Макаров һәм журналист Дамир Васильевның «Гасырларда безнең йөзләр» дигән фотокүргәзмәләре эшли.

Экспозициядә ТАССР районнарының керәшен авыллары кешеләре сурәтләнгән фотоэшләр тәкъдим ителгән. Чистай районы авылларында ясалган берничә фото да бар.

Күргәзмә авторларының берсе Геннадий Макаров мондый экспозицияне оештыру идеясе, фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар турында сөйләде.

– Фотосурәтләр – безне күп елларга кире кайтарырга һәм хәзерге белән үткәнне чагыштырырга мөмкинлек бирүче могҗиза. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фоторәсемнәр минем ике туганым Дамир Васильев белән бергә ясалды. Яшьтән үк без этнография, сәнгать белән мавыктык. Чираттагы экспедиция вакытында без үзебез очрашкан кешеләрне фотога төшерә башладык. Ярты гасырга якын вакыт узгач, аларның мәдәни кыйммәткә ия булулары ачыкланды. Чөнки 1970 еллар азагында керәшеннәрнең көнкүрешен һәм мәдәниятен тасвирлаучы фотосурәтләр юк диярлек. Бирегә килгән һәр кеше үзе өчен яңа, кызыклы нәрсәләр табар дип өметләнәм, – дип сөйләде Геннадий Макаров.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, керәшеннәрнең мәдәниятен саклау га һәм үстерүгә багышланган «Гасырларда безнең йөзләр» фотокүргәзмәсен оештыруга керткән өлеше өчен Геннадий Макаровка Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бирегә җыелучылар мондый проектларның мөһимлеген, этномәдәни, тел мирасын саклауда аларның әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев