Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдәни мирас саклауга лаек

Соңгы тапкыр Татарстанның рус авыллары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре 30 ел элек тикшерелгән. Бу темага Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Пермь федераль тикшеренү үзәге һәм Василий Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты галимнәре әйләнеп кайтты.

Күренекле фольклорчыларның бай эш тәҗрибәсе бар. Ике команда күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итә, Идел буе территориясендә рус фольклорын планлы рәвештә өйрәнә. Алар арасында яшь булуларына карамас­тан, фәнни экспедицияләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән егетләр һәм кызлар да бар. Алар берничә районда булганнар. 

Экспедиция вакытында төркем безнең шәһәргә килде, якын-тирәдәге берничә авылны карап кайтты. Нәкъ менә шунда, җирле өлкән кешеләр белән аралашканда, бик күп кызык­лы, сирәк материал туплау мөмкин була. Әлеге язмаларның кыйммәте елдан-ел арта бара.

 – Район мәдәниятенең үзенчәлеге шунда: XIX гасырда биредә иске диндәгеләр яшәгәннәр, – дип билгеләп үтә тарих фәннәре докторы Александр Черных. – Безгә бу мәдәниятнең нинди үзенчәлекләре бүгенге көндә саклануын белү мөһим иде. Өч көн эчендә безнең тарихи хәзинәбез төрле шәҗәрәләр, гаилә тарихлары, җыр традицияләре, туй йолалары, сөйләм үзенчәлекләре белән тулыланды. Бу мирас саклау­га һәм дәвамлы булуга лаек. XIX гасырның икенче яртысында иген сәүдәсе алып барылган зур Чулман тарихы, әлбәттә, кызык. 

– Халык демонологиясе сакланып калган. Кешеләр мифологик персонажларны – сихерчеләрне, урман ияләрен, убырлы карчыкларны, бичураларны яхшы хәтерлиләр. Кызганыч, без әлегә фольклор әкиятләрен язып алмадык, әмма алар да саклангандыр дип ышанабыз, – дип сөйли Поленов исемендәге халык иҗаты йорты секторы мөдире Варвара Доб­ровольская. 

Галимнәр зур кызыксыну уяткан өч меңнән артыграк экспонаттан торган этнография һәм гамәли сәнгать коллекциясе дәүләт музей-тыюлыгы фондлары белән таныштылар. Кием-салым, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре, көнкүрештә кулланыла торган әйберләр һәм эш кораллары – галимнәрне барысы да кызыксындырды. Алар өчен барысы да зур әһәмияткә ия.

Өяз шәһәре музее хезмәткәрләре шундый дәрәҗәдәге профессионалларны үзебездә кабул итү зур бәхет булуын таныйлар.

– Коллекциябезне өйрәнеп, фольклор җыючылар безгә дөрес тасвирламалар бирергә ярдәм итәчәкләр һәм моның белән алар безгә зур булышлык күрсәтәчәкләр. Минемчә, безгә шундый белемле белгечләр белән актив элемтәдә торырга кирәк, – дип билгеләп үтә Дәүләт музей-тыюлыгының фәнни эш буенча директор урынбасары Денис Кондрашин. 

Тикшеренү нәтиҗәләре фәнни җыентыкта басылып чыгачак. Әлеге дөреслеккә туры килгән материалларны мәгариф, мәдәният, заманча проектларда кулланырга мөмкин булачак. 

Галимнәр билгеләп үткәнчә, һәр районның үз йөзе бар, җирле гореф-гадәтләре, тарихы булмаган бер генә авыл да юк. Татарстан бик күп уңай тәэсирләр калдырган. Күптән түгел галимнәр Яшел Үзән, Лаеш районнарында булганнар, анда да үзләре өчен күп ачышлар ясаганнар. 

Кызыклы эш аларга бер урында утырырга мөмкинлек бирми. Фән эшлеклеләренең планнары гаять зур, алда – Пермь крае һәм Удмуртия Рес­публикасы мәдәниятләрен өйрәнү. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев