Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәдәни мирас объектлары сакланачак

Шәһәрдә кешеләре күчерелгән аварияле йортларны сүтү эшләре бара. Эшләр октябрь аенда башланды. Шәһәр халкын тарихи кыйммәткә ия булган биналар сүтелерме дигән сорау борчый.

Аварияле йортларны сүтү һәм саклау турында безгә муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе Равил Мәзгүтов сөйләде.

– Муниципаль район территориясендә кешеләре күчерелгән 270 буш йорт бар. 71 бина мәдәни мирас объекты булып исәпләнә, шуларның 28е рәсми расланган корылма һәм 28е яңа ачыкланганы. Тегеләре дә, болары да сүтелмәячәк, – дип аңлатма бирә Равил Рафаэль улы.

 Яңа ачыкланган корылмаларның язмышын РФ Мәдәният министрлыгы экспертлары кергән махсус комиссия билгеләячәк. Экспертиза һәм реестрга кертү бер генә елда үткәрелмәскә дә мөмкин.

Җирле хакимият тарафыннан күп кенә яңа ачыкланган корылмалар тәкъдим ителде. Мәсәлән, Бебель урамы 78 һәм Лев Толстой урамы 128 адреслары буенча урнашкан корылмалар. Кызганычка каршы, аларны тулысы белән саклый алмадык, аның өчен бик зур чыгымнар кирәк.

 Буш калган йортлар янәшәсендәге йортларда яшәүчеләр үзләрен дары мичкәсендә кебек хис итәләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, күп очракта хуҗасыз калган йортларны кешеләр үзләре чүплиләр. Кызганычка каршы, күп очракта ташланган биналар яшьләрнең җыелу урынына әверелә. Күп очракта анда тәртипсез тормыш алып баручы кешеләр җыела, янгыннар да килеп чыга. Мондый йортлар яныннан үтүе балаларга гына түгел, зурларга да куркыныч.

– Хәзерге вакытта әлеге объектларны арендага бирү, аларга икенче сулыш өрү өчен инвесторлар эзләнә. Уңай мисаллар да бар. Нариман урамындагы элеккеге кичке мәктәп тулысынча төзекләндерелде. Анда «Камалия» ял итү- үсү үзәге урнашты. Шулай ук Карл Маркс урамы 4 адресы буенча урнашкан йортта да төзекләндерү эшләре башланды, – ди Равил Мәзгүтов.

– Инвесторларга арендага Карл Маркс урамы 22 адресы буенча урнашкан ике катлы йорт та бирелде. Якын елларда ул да төзекләндереләчәк. Шулай ук башка объектлар да сатылуга куела, арендага алучылар билгеләнәчәк, – дип өсти дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлык директоры Александр Печенкин.

 Мәдәни мирас булып табылмаган аварияле йортларны сүтү дәвам итә. Ел азагына кадәр 96 корылма сүтелергә тиеш. Эшне сатуларда откан өч подрядчы оешма башкара.

5 декабрьдә борынгы йортларны, мәдәни мирас объектларын вакытлыча саклау эшләре башланып киткән иде. Аларның беренче катнашучылары булып чис­тайлылар чыкты, алар арасында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре дә бар иде. Акциягә шулай ук Казаннан волонтерлар да кушылды.

 Перчаткалар киеп, инструментлар белән коралланып, йорт эчләренә мародерлар үтеп кермәсен өчен, алар актив рәвештә ишек-тәрәзәләрне такталар, профнастил белән кадаклап чыктылар.

Акция 7 декабрьдә төгәлләнде. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова сүзләренә караганда, бу вакыт эчендә тарихи әһәмияткә ия булган унлап йорт вакытлыча кадакланып куелды. Волонтерлар шулай ук коймалар һәм мәгълүмат табличкалары куйдылар.

Шәһәрлеләр фикере

 Әлфия Җаббарова, Балалар һәм яшьләр иҗат йорты педагогы:

– Мин мәдәни мирас объектлары сакланырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул безнең өяз сәүдәгәрләр музее базисларының берсе, аның үзенчәлеге һәм кабатланмас булуы, бу безнең тарих. Әлеге биналар төзекләндерелсә, бик әйбәт булачак, аларда яңа тормыш башланачак.

Леонид Баширов, фәнни хезмәткәр:

– 2014 елдан бирле Чистайда тарихи-архитектура һәм әдәби музей- тыюлык оештырылды. Шәһәргә тарихи җирлек статусы бирелгән икән, булган тарихи мирасыбызны сакларга кирәк. Борынгы биналарны саклау гына түгел, аларны төзекләндерү дә күздә тотыла. Әлеге истәлекләр белән чистайлылар киләчәктә горурлана алсыннар, ә шәһәребез кунаклары канәгатьлек хисе алсыннар иде.

Анна Спиридонова, яшь әни:

– Безнең шәһәрдә ташланган йортлар бик күп, аларның һәрберсеннән куркыныч яный. Биредә янгыннар күп чыга, яшьләр җыелып тору очраклары да күп... Кайбер бараклар уку йортлары белән янәшәдә генә иде, хәтта мәктәпкә барганда балалар алар яныннан үтәргә куркалар.

 Хәзер аварияле йортлар сүтелә, бу бик яхшы. Ә мәдәни мирас объектлары булып сакланган биналарны тиешле кыяфәттә карап тотарга кирәк. Алар аварияле хәлдә булганга күрә, куркыныч тудырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев