Мәчетебезнең юбилей көнендә ифтар ашы узды
Ислам диненең терәге, айларның солтаны, гафу сорау һәм барлык гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру ае булган Рамазан ае дәвам итә. Әлеге изге айда бар мөселманнар да изге гамәлләрен үтәргә ашыга, ураза тота, игелек ле гамәлләр кыла, хәер-сәдакалар бирә, ифтар ашлары уздыра.
Узган шимбәдә авылыбыз мәчетендә дә авылдашларыбыз, кунакларыбыз өчен ифтар ашы уздырылды. Ак яулыклы апа- әбиләребез, абый-бабайларыбыз, кунакларыбыз, яшьләребез мәчеткә ашыкты... Ә аның эчендә үзгә бер мохит хөкем сөрә – ифтарга әзерлек бара. Күңелләрне аңлатып булмастай бер рәхәтлек, җылылык иркәли.
Быелгы ифтар ашының мәчет юбилее белән туры килүен генә күр әле! Моннан чирек гасыр элек нәкъ шул көннәрдә бик озак көтеп алган мәчетебез сафка баскан иде. Озак еллар азан тавышы ишетергә тилмереп яшәгән авылым халкына әйтеп бетергесез бәхет булды бу. Шул көннән алып бүгенгәчә авылыбызда азан тавышы тынганы юк. Ул еллардагы хәзрәтләребез Шәүкәт Сафин, Наил Гафиятуллин да дин-әхлакка өндәп, дини йолаларыбызны үтәп килүдә зур өлеш керттеләр. Бүгенге көндә хәзрәтебез Камил Хәсәншин да динебезгә армый-талмый тырышып, тугры хезмәт итә. Ифтар ашын уздыруда да ул башлап йөрде. Килгән кунакларны, авылдашларны да беренчеләрдән булып үзе сәламләде. Мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән барлык авылдашларыбызга, иганәчеләребезгә олы рәхмәтен җиткерде. Мансур Гафиятуллин, Гомәр Нуретдиновларны зур ихтирам белән искә алды. Хәзер инде алар безнең арада юк, урыннары оҗмахта булсын. Шулай ук мәчет эшләрендә фидакарьләрчә булышып торган авылдашыбыз Илсур Вәлиевне дә искә алдык. Бакыйлыкка күчкәннәрнең барысының да урыннары оҗмахта булсын.
Ифтар мәҗлесенә Чистай ның «Нур» мәчетеннән килгән Рәдиф Фәттахов, Рәмис Шәрәфетдинов, Рөстәм Хәйдәровлар нур өстенә нур өстәделәр. Вәгазь дә тыңладык, олуг Коръәнебез аятьләрен тыңлап илаһи бер тойгы эчендә тибрәлдек.
Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Чистай шәһәрләреннән кайткан авылдашларыбыз аеруча дулкынлану хисләре кичерделәр.
– Ифтар вакытын һәрберебез көн саен бәйрәм кебек көтеп ала. Ә менә бүгенге ифтар безнең өчен икеләтә бәйрәм булды. Монда без озак күрешми торган авылдашларыбыз белән күрештек, бергәләп авыз ачтык. Бик күңелле, рәхәт булды. Шундый илаһи мизгелләр бүләк иткән өчен бу мәҗлесне оештыручыларга, барлык булышучыларга, әзерләүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, исән-имин булыгыз! – ди Чистай шәһәреннән кайткан Гөлсинә Сорутдинова.
Изге теләкләр фәрештә ләр нең амин дигән вакытына туры килеп кабул булсын, барыбызга да изге гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә насыйп булсын иде.
Мәчетебездә ифтар ашын оештыруда армый-талмый тырышкан барлык авылдашларыма, хәзрәтебез Камил абый Хәсәншинга, күп авылдашларыбызны Коръән уку серләренә өйрәткән остазыбыз Кәүсәрия апа Камаловага, иганәчеләргә, тәмле сый-нигъмәтләр әзер ләү челәргә, барлык ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Барысына да сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, күңел тынычлыгы, якыннарының исән-имин булуларын телим. Киләсе Рамазан айларын да бергә-бергә шатланып каршы алырга язсын.
Энҗе Ибраһимова, Иске Роман авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев