Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май ялларына сезнең планнарыгыз нинди?

Чистайлылар озак көтелгән мини- чираттагы ялларын көтәләр, бу исә эш көннәреннән ял итү, мохитны алмаштыру һәм гаиләң янәшәсендә булу өчен менә дигән вакыт. Без шәһәрлеләр арасында сораштыру үткәрдек һәм аларның май бәйрәмнәрендә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләре белән кызыксындык.

Валентина Леванова, лаеклы ялда:
– Май бәйрәмнәрендә без гаиләбез белән иң элек парадка барабыз, ә аннары минем фазендама юл тотабыз! Бу көннәрдә мин үземнең балачак хатирәләремдә йөзәм. Барлык сыйныфыбыз белән бәрәңгегә барганыбызны искә төшерәм. Нәкъ менә шул көннәрдә ел саен үземнең «бәрәңге» сезонымны ачам. Шулай итеп без май бәйрәмнәрен радиодан патриотик музыка тыңлап, балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән бергәләп үткәрәбез. 
Анна Сухарева, тыл ветераны:
– 9 май иртәсе минем балала­рымның, оныкларымның, оныкчык­ларымның котлауларыннан башланып китә. Хәзер парадка йөрмим инде, сәламәтлегем мөмкинлек бирми. Башкалабыздагы парадны телевизордан карау мөмкинлеге булу да бик яхшы. Май бәйрәмнәренең кыйммәте оныкларымның янәшә булуында. Мин аларга әтием һәм бабам сөйләгән сугыш турында истәлекләрне сөйлим.
Виктория Яковлева, җиденче сыйныф укучысы:
– Май бәйрәмнәрендә ничек инде карт бабаларыбызның, карт әбиләребезнең батырлыкларын искә төшермисең, аларга баш өстебездәге аяз күк өчен рәхмәт әйтмисең! Мин шулай ук кәгазьгә ялкынланып торган шәфәкъ нурларын төшерергә, шулай ук хуш исле шомырт һәм сирень чәчәк атканда хозурланырга яратам. 
Татьяна Хаипова, «Укытучылар йорты» әдәби-мемориаль музее мөдире:
– Гадәттәгечә, барысы да ял иткәндә мин һәм минем командам эшли! Җиңү көненә багышланган төрле чаралар үткәрәбез, анда сугыш елларында Чистайга эвакуацияләнгән чистайлылар турында күп сөйләнә. Үзебезнең концертларга чакырып, укучыларда патриотизм хисләре тәрбиялибез! Әгәр дә берәр буш көнем булса, аны гаиләм белән шәһәр артында дачада үткәрәм.
Татьяна Мелешина, яшь әни:
– Беренче тапкыр чып- чын яз көннәре май башына туры килә! Барлык гаиләбез белән шәһәр янына чыгарга, балыкта һәм пикникта саф һава суларга планлаштырабыз! Ә 9 майда парадка барачакбыз, дуслар белән очрашабыз һәм түземсезлек белән бәйрәм салюты көтәчәкбез!
Любовь Просвиркина, шәфкать туташы:
– Мин үзем һәм туганнарым май бәйрәмнәрен актив үткәрәбез! Безнең өчен бергә җыелу Җиңү көненә багышланган төрле чараларга бару - традиция.Шулай ук табигатькә чыгу да күңелле, чөнки бу көннәрдә һава торышы гел сөендереп тора. Без шулай ук балалар, оныклар белән бергә карт әби-бабайларыбызны искә алырга яратабыз. Алар хакында шундый матур тормышта, тынычлыкта яшибез ләбаса! Әгәр дә график буенча эш көне туры килсә, билгеле, тырышып хезмәт итәм!
Ильвира Зелинская, яшь әни:
– Май бәйрәмнәрендә без гаиләбез белән вакытны бергә үткәрергә, йокыны туйдырырга, бергә ял итәргә, туганнарыбыз, дусларыбыз белән очрашырга планлаштырабыз. Бәлки күңел ачу өчен башка шәһәргә дә барып кайтырбыз әле. Шулай ук шашлык пешерергә дә җай чыгар дип уйлыйм. Ә 9 майда , билгеле, Җиңү парадына чыгабыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев