Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май чабу бәйрәмен күңелле билгеләп үттеләр

Бәйрәм чарасы Скарятин бакчасында узды.

 

Узган якшәмбедә Скарятин бакчасында Май чабу бәйрәме узды. Йөзләгән чис тайлы кышны озатырга дип җыелды.

Бәйрәм кунаклары өчен кызыклы, бай программа әзерләнгән иде. Биредә һәркем үзенә кызыклы шөгыль таба алды.

Төрле яклап күңелле музыка яңгырады. Ансамбльләр халык җырларын башкардылар. Кемдер «Гуляй, широкая Масленица!» такмаклар конкурсында үзенең иҗади сәләтен күрсәтте, шулай ук тамашачылар игътибарына «Как Василиса Масленицу встречала» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Парк территориясендә «Блинный островок» идея ләр ярминкәсе, Чистай остала рының cувенир кибетләре кебек төрле мәйданчыклар эшләде. Шулай ук беленнәр пешерү буенча мастер-класслар булды.

Балалар һәм өлкәннәр бик теләп уеннарда катнаштылар: бау тартыштылар, гер күтәрделәр, эстафетада ярыштылар. Иң активлар, җитезләр һәм өлгерләр бүләкләр алдылар. Концерт номерлары һәм уеннар арасында кунаклар кайнар чәй һәм беленнәр белән сыйландылар.

Карачкы яндыру Май чабу бәйрәменең кульминацион ноктасы булды. Кыш китүен, яз җитүен, табигать уянуын гәүдәләндергән йоланы барлык кунаклар да бик кызыксынып күзәттеләр һәм: «Гори-гори ясно, чтобы не погасло» – дип кычкырдылар.

Кирпеч микрорайонында яшәүче чистайлылар үзләре кыш озатуны оештырганнар. Һади Такташ урамында яшәүчеләр гаиләләре белән җыелып, Май чабу бәйрәме уздырганнар.

– Безнең урам бик тату, бер-беребез белән аралашып яшибез. Гадәттә, без Май чабу бәйрәмен уздырырга дип Скарятин бакчасына бара идек. Быел исә үзебезнең урамыбызда балалар белән бәйрәм оештырырга уйладык. Бу шундый бәйрәмнәрнең башлангычы гына әле. Җәен Сабантуй уздырачакбыз, – ди оештыручыларның берсе.

Әлеге урамда яшәүчеләр Май чабу бәйрәмен үткәрү биредә матур традициягә әйләнәсенә, киләчәктә дә бергә җыелышып шулай бәйрәм итәселәренә ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев