Май бәйрәмнәре чорында төп игътибар тәртип саклауга юнәлдерелә
Район башлыгы Дмитрий Иванов үткәргән терроризмга каршы комиссиянең төп темасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына әзерлек һәм аны үткәрү чорында тәртип һәм иминлекне саклау булды.
Муниципаль район территориясендә май бәйрәмнәрен үткәрүгә әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында террористик һәм экстремистик күренешләрне кисәтү, җәмәгать һәм янгынга каршы иминлекне көчәйтү чаралары турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисов сөйләде.
Экстремистик күренешләрне булдырмауга һәм килеп туган оператив хәлне вакытында туктатуга юнәлдерелгән профилактик чаралар планлаштырылган.
– Бәйрәм чаралары үткәрелгән урыннарда видеомониторинг үткәреләчәк, территорияне этләр белән кинологлар тикшерәчәкләр, полиция хезмәткәрләренең кизүе оештырылачак. Моңардан тыш, Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә иминлекне тәэмин итү максатыннан гражданнар үзәк мәйданга контроль-үткәрү пунктлары аша керәчәк, – ди Олег Денисов. Ул шулай ук иминлек тәэмин итүнең нәтиҗәсе хезмәт һәм оешмаларның уртак хезмәттәшлегеннән торуын билгеләп үтте һәм бәйрәм чараларының тыныч мохитта үтүенә ышаныч белдерде.
Өстәмә доклад белән күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләренең Чистай районы буенча бүлек инспекторы Госман Гатин чыгыш ясады.
Киңәшмәдә иминлекне тәэмин итү буенча тәкъдимнәр әйтелде.
Тормышны тәэмин итү объектларының терроризмнан сакланышы турында Чистай электр челтәренең директор урынбасары Илнур Фәхретдинов һәм Чистай ЗУЭСының икътисадый иминлек буенча урынбасары Рәмис Сабитов сөйләде. Алар шәһәрнең потенциаль куркыныч булган объектларында иминлекне һәм терроризмга каршы сакланышны булдыру тиешле кагыйдәләр буенча тормышка ашырылуын билгеләп үттеләр.
2018-2020 елларга муниципаль районда терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча максатчан программаны тормышка ашыру буенча чаралар һәм дини экстремизмны кисәтү буенча чаралар турында «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, конфессияара мөнәсәбәтләр буенча куратор Михаил Ксенофонтов хәбәр итте.
– Дини экстремизмны кисәтүдә халыкны агарту эшләре зур роль уйный. Биредә төп максат булып конфессияләрнең уңай якларын тасвирлау, төрле көчләү күренешләренә түзеп тормаучанлыкны формалаштыру, – дип билгеләп үтте Михаил Ксенофонтов. Моңардан тыш, Чистай мөхтәсибәтендә экстремизм күренешләрен кисәтү буенча планлы эш алып барылуын билгеләп үтте. Имам-мөхтәсиб атна саен авылларга чыга, мәхәллә халкы белән очраша. Мәчетләрдә җомга намазлары бердәм стандартлар буенча үткәрелә. Җәзаларны үтәү учреждениеләрендә даими рәвештә традицион дини конфессия вәкилләре белән очрашулар үткәрелә. Мөхтәсибәт каршында оештырылган Аксакаллар Шурасы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән иҗтимагый чаралар үткәрә.
Ведомостводан тыш сак бүлеге начальнигы Юрий Беспалов кешеләр күп җыела торган урыннар, терроризм булу куркынычы булган объектлар сакланышы һәм саклау чараларын көчәйтү турында хәбәр итте. Билгеләп үтелгәнчә, муниципаль район территориясендә урнашкан кешеләр күп җыелу объектларының һәрберсенең иминлек паспорты бар, әмма аларның өчесендә ул гамәлдә түгел. Кайбер учреждениеләрдә куркынычлылык сигнализациясе төймәсе, видеокүзәтү системасы эшләми, территорияләр тотып алынмаган.
Зур Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин терроризм һәм экстремизм идеологияләренә каршы тору чараларын тормышка ашыру һәм миграция законын башкаруны тәэмин итү турында чыгыш ясады.
– Без мәгариф, мәдәният учреждениеләре, уполномоченныйлар белән хезмәттәшлек итәбез, экстремизмны һәм терроризмны кисәтүгә юнәлдерелгән уртак чаралар оештырабыз, – диде Эдуард Ильин. – Даими рәвештә халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Яңа килгән гражданнар, ташланган өйләр һәм корылмалар даими контрольдә тотыла.
Эдуард Ильин Зур Талкыш авыл җирлеге территориясендә тотрыклы, милләтара мөнәсәбәтләр саклануын билгеләп үтте. Утырышны йомгаклап, Дмитрий Иванов озакка сузылачак бәйрәм көннәрендә барыбызны да уяу булырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев