Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Илфак хәзрәт Мәүлид кичәсендә катнашты

«Восток» Мәдәният йортына Мәүлид бәйрәменә килгән һәркемне нурлы йөзле кыз-егетләр каршы алды.

Елмаюлы ихлас йөзләрдән рухи күтәренкелек күчә, күңелне рухи бер рәхәтлек били. Җитез кызларның күз ачып йомганчы кулыңа бүләк китереп тоттыруларын да сизми каласың... Якында гына хәләл ризыклар, кием-салымнар, өй кирәк-яраклары белән өстәлләр дә тезелеп киткән... Җаның теләгәнен сайла да ал!
Ә икенче катта чын-чынлап могҗиза! Виар-күзлекне кигәч, нәкъ менә изге җирләрдә, Пәйгамбәребез мәчетендә йөргәндәй буласың, серле бер дөнья гүя сиңа чын-чынлап ишекләрен ачып куйган. Ә тамаша залында бәйрәмгә килүчеләрне театральләштерелгән сәхнә көтә иде. Хәзрәтләрнең Пәйгамбәребезнең асыл сыйфатлары турында вәгазьләре, үгет-нәсыйхәтләре нәшидләр, җыр-мөнәҗәтләр, шигырьләр белән аралашып барды. Бергәләшеп салаватлар әйтү бәйрәмне күркәмләде, калебләрне тагын да нечкәртте. Кече хаҗга юллама уйнатуны барысы да түземсезләнеп көтте... Бәхет елмайган Айсылу ханымны зур шатлыгы белән ихлас уртаклаштылар.
Әлеге кичәгә махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайткан Илфак хәзрәт Зөлкәрнәевнең килүе дулкынландырды да, сөендерде дә... Ул мобилизациягә кадәр «Ихлас» мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкарды, «Иман» мәчетендә оештырылган «Ир-егетләр лаборатория»сен җитәкләде. Әтисез калган, шулай ук балалар йортында тәрбияләнүче малайларны тормыш өчен кирәкле булган шөгыльләргә өйрәтте. Аларның сердәшчеләренә, дусларына әйләнде. Былтыр мобилизация башлангач, повестка китерүләрен тыныч кабул итте ул. Ике дә уйламый Ватан сагына китте. Әлһәмдүлилләәһ, менә чираттагы ялына да кайткан! Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт аны сәхнәгә чакыргач, зал берара гөҗләп алды. Барысы да күмәк торып көчле алкышларга күмделәр. Шушы дулкынландыргыч алкышлар астында Илфак хәзрәт сәхнәгә күтәрелде. Ә халык алкышлады да алкышлады... Батырларын зурлый белә шул безнең халык!
– Мондый хөрмәтегезгә бик зур рәхмәт, – дип чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады Илфак хәзрәт. – Ватанга хезмәт итү – һәрбер ир-атның изге бурычы. Безнең динебез дә шулай куша. Аллаһы Тәгалә әмереннән башка берни дә эшләнми, Ватан мине чакырган икән, димәк, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан. Шуңа күрә чакыруны мин Аллаһы Тәгаләнең әмере, шулай кирәк дип, тыныч кабул иттем.
Без фронтта сезнең, ягъни тылның ярдәмен, кайгыртуын тоеп торабыз. Безгә гуманитар ярдәмнәр күп килә. Балаларның хатлары күңелләрне җылытып тора. Барысы өчен дә, кадерле якташларым, рәхмәт сезгә.
Безнең сугышчыларыбыз кыю, батыр. Халкыбыз нык, түзем безнең. Россия көчле, җиңелмәс ил! Һичшиксез, җиңү безнең якта булачак!
Нәкъ шулай. Халкыбыз нинди генә шартларда да бирешмәгән һәм бирешми! Махсус операциядә булучылар көн-төн илебезне, халкыбызны, тынычлыгыбызны саклый. Тылдагылар исә сугышчыларыбыз турында бер минут та истән чыгармыйча, фронтка ярдәм итү өчен тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев