Махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәрәҗәсен төшергән өчен штрафка тарттылар
...
РФ Кораллы Көчләре вәкилләрен, аеруча махсус хәрби операциядә каташучыларның дәрәҗәсен төшергән өчен чистайлы хатын-кызны җаваплылыкка тарттылар. РФ КОАП 1өлеше 20.3.3. маддәсе буенча административ эш әлеге ханымга карата шәһәр судында каралды.
— 2024 елның сентябрендә ул мессенджерның «статус» бүлегендә тискәре пропаганданың ачык сыйфатларын чагылдырган — махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәрәҗәсен төшергән сурәт бастырган, — дип ачыклык кертә шәһәр судының 1 разрядлы белгече Ксения Абрамова. — Эшләрне бар яктан, тулы һәм объектив тикшерүдә исбатлауларга бәя биреп, шулай ук әлеге ханымның шәхси мәгълүматларын, аның эшләгән эшенә мөнәсәбәтен, үз гаебен тануын һәм аңа үкенүен искә алып, суд аңа 30 000 сум күләмендә административ штраф билгеләде.
РФ КоАПның 20.3.3 маддәсе нигезләмәсеннән күренгәнчә, күрсәтелгән эшчәнлекнең абруен төшерүгә юнәлдерелгән гамәлләр ачык характердагы тулы хокуклы һәм җәзага тартылучы гамәлләр дип исәпләнә. Абруй төшерү дигән төшенчә үз эченә кемгәдер карата аерым гражданнарның һәм җәмгыятьнең ышанычын какшатуга юнәдерелгән гамәлләрне ала.
— 20.3.3. маддә Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хөрмәт тәэмин итү, милли мәнфәгатьләрне яклау һәм илнең иминлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия. Кораллы Көчләр авторитетын, абруен төшерүгә һәм какшатуга юнәлдерелгән ачык гамәлләр Россия Федерациясе хәрби сагының әһәмиятен һәм ышанычын һәм халыкара вазифаларны яклау максатыннан административ җәзага тартыла, — дип ассызыклады Ксения Абрамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев