Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ярдәм чаралары көчәйтелде

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары көчәйтелде.

Сүз акчалата түләүләрне арттыру турында гына бармый. Хәрби хезмәткәрләрнең һәм контракт төзергә теләүчеләрнең, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының нинди ярдәмгә өметләнә алуы турында без Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Евгений Баранов белән сөйләшәбез.

— Чистайлылар арасында хәрби хезмәт турында контракт төзергә һәм ил мәнфәгатьләрен якларга теләүче ир-атлар шактый. Алар барысы да башта медицина тикшерүе, психологик тестлар узалар, әгәр барысы да яхшы булса, аларны махсус хәрби операция бара торган зонага җибәрәләр, — дип билгеләп үтә Евгений Александрович.
— Мондый карар кабул итүгә, сезнең карашка, нәрсә тәэсир итә?
— Аларның күбесен ватанпәрвәрлек хисе йөртә. Аларның барысы да диярлек: «Ватан хәзер чын ир-атларга мохтаҗ, шуңа күрә мин алгы сызыкта булырга тиеш», — диләр.
— Хәзерге вакытта сугышчылар өчен нинди түләүләр билгеләнгән?
— Татарстанда хәрби хезмәткә конт­ракт имзалаучылар бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча ала алалар. Ул ниниди өлешләрдән тора? Монда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр: Россия Федерациясе Саклану министрлыгыннан — 195 000 сум, Татарстаннан — 505 000 сум, республика муниципаль берәмлекләреннән (һәр районда үз сумма), һәр балигъ булмаган балага — 20 000 сум, РФ Саклану министр­лыгыннан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгәндә биш оклад күләмендә акчалата бүләкләү керә.
— Ә даими нигездә түләүләр нинди?
— Махсус хәрби операция бара торган зонада ай саен бирелә торган акчалата тәэмин итү дәрәҗә һәм вазифага бәйле рәвештә 210 000 сумнан башлап бирелә. Шулай ук һөҗүм вакытында, дош­ман территориясендә алга киткән өчен, ВСУ хәрби техникасын алган һәм юк иткән өчен, Россия Геройларына һәм аларның гаиләләренә, шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ай саен бирелә торган түләүләр дә бар.
— Сугыш хәрәкәте ветераны статусы нәрсә бирә?
— Сугыш хәрәкәте ветераны статусын махсус хәрби операциядә барлык катнашучылар ала. Аларга пенсия белән тәэмин итү буенча ташламалар, торак урынын арендалаган яки карап тоткан өчен түләүне 50 процент күләмендә компенсацияләү, эш бирүче акчасы хисабына һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу, протезлар (тешләрдән тыш) һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларына кергәндә, бакча җирләрен сатып алганда өстенлек бирелә, еллык отпуск өчен уңайлы вакыт сайлау һәм 15 көнгә кадәр түләүле отпуск алу хокукы, барлык элемтә, мәдәният һәм спорт оешмаларында, барлык транспорт төрләренә билетлар, бөтен гаилә өчен Россия Саклану министрлыгы санаторияләрендә һәм ял базаларында дәвалануга юлламалар сатып алганда чиратсыз хезмәт күрсәтү керә.
— Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә нинди социаль ярдәм каралган?
— Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары чираттан тыш медицина тикшерүе, түләүсез психологик ярдәм, Саклану министрлыгы хисабына ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлеге, урта махсус белем бирү учреж­дениеләренә беренче чиратта кабул итү, югары уку йортларында бюджет хисабына уку, башкару производстволарын туктатып тору (алиментлардан тыш), балага яшәү урыны буенча җәйге сәламәтләндерү лагерена юллама алу хокукы һәм башкалар каралган.
— Хәрби хезмәткә конт­ракт төзергә теләүчеләр ярдәм чаралары һәм хезмәт шартлары турында тулырак мәгълүматны кайда белә ала?
— Моның өчен аларга безнең хәрби комиссариатка килергә кирәк. Исегезгә төшерәм, конт­ракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар кандидат була ала. Рәсмиләштерү процессы берничә көн тәшкил итә. Иң мөһиме, кеше контракт буенча хәрби хезмәткә яраклы булырга (бу медицина комиссиясе тарафыннан билгеләнә) һәм аңарда Ватан мәнфәгатьләрен яклау теләге булырга тиеш.
ТР Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариаты (Чистай шәһәре, Чернышевский урамы, 167нче йорт, тел. 5-60-29)

Контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен 5 адым:
— документларны
сайлап алу пунк­тына яки хәрби комиссариатка тапшырырга,
— сайлап алу пунктында психолог белән сөйләшү узарга,
— хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узарга,
— күрсәтмә алырга һәм хезмәт урынына китәргә,
— хәрби частьтә контракт төзергә.
Файл не выбран
Ещё

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев