Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 7 концерт куйдылар
Чистай барды Таһир Мөхәммәтов күптән түгел генә Донецктан кайтты, ул анда бик мөһим гуманитар чарада катнашкан.
Музыкант Донецк һәм Донецк өлкәсендә урнашкан өч хәрби частька гуманитар ярдәм итеп тапшыруда булышлык күрсәткән.
Әлеге чара кысаларында Таһир Мөхәммәтов һәм аның коллегалары Айдар Хәйруллин, Константин Хижняк, Игорь Сорокин «Җиңү өчен чын йөрәктән» дигән исем астында җиде концерт куйдылар. Бу хакта музыкант социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр итә.
Әлеге концертлар хәрбиләр өчен чын бәйрәмгә әверелгән, алар артистларның чыгышларын бик шатланып караганнар, рәхмәтләрен юллаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев