Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар 4нче номерлы мәктәп коллективына һәм укучыларына рәхмәт сүзләре белән видео яздырганнар
...
4нче номерлы мәктәптән фронтка җибәрелгән гуманитар ярдәм адресатларга барып җиткән. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт сүзләре белән видео яздырганнар.
— Татарстан Республикасы Чистай шәһәренең 4нче номерлы мәктәбенә посылкалар өчен мең-мең рәхмәт. Җиңү безнең якта булачак! — диелә алгы сызыктан килгән видеохәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел мәктәп коллективы һәм укучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы зур партия гуманитар йөк җыйганнар һәм волонтерлар аша аны алгы сызыкка озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев