Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә — Рәхмәт хаты

...

«Вектор» радиокомпаниясенә махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Владимирович Жуков гаиләсен чакырдылар. Аларга 15нче Александрийск махсус гвардия мотоукчылар бригадасы командованиесеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Александр махсус хәрби операция үткәрелүче шушы бригада составында хезмәт итә.

Радиокомпания директоры Виктор Классен тантаналы шартларда үз исеменнән һәм гвардия бригадасы командиры подполковник А. Буйлов исеменнән рәхмәт белдерде, шулай ук предприятиедән гаиләгә бүләк тапшырды.

«Александр Владимирович Александ­рийск бригадасы сугышчысы исемен лаеклы йөртә. Александ­рийск бригадасы — 5нче гусар Александрийск һәм 589нчы махсус гвардия полклары варисы. Алар үзләренең батыр хезмәтләре белән маршал Суворов һәм Кутузов маршаллары җитәкчелегендә Новороссиядә поляк һәм француз интервентларына каршы сугышкан „Кара гусар“ үлемсез тарихын, шулай ук Украинаны фашизмнан азат итүче совет сугышчыларының традицияләрен дәвам иттерү­челәр», — диелә Рәхмәт хатында.

Шулай ук чарада «Сугышчан туганлык» һәм «Сугышчан Диңгез туганлыгы» ветеран җәмәгать оешмалары вәкилләре дә катнашты. Алар Александр Жуковның әти-әнисенә рәхмәт белдерделәр.

«Сугышчан туганлык» җир­ле бүлеге рәисе, шәһәр Советы депутаты, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов шәхси үз исеменнән һәм район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән хәрбинең гаиләсенә һәм компания коллективына сәламләү сүзе белән чыкты.

«Сугышчан туганлык» вәкил­ләре Виктор Классенга һәм 5нче номерлы территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Дмитрий Забегаевка шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашканнары, ветеран оешмаларына ярдәм иткәннәре, югары патриотизм һәм хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев