Махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчылар тар-мар иткән бронемашинаны Чистайга алып кайттылар
Трофей техникасын «Ватан» үзәгенең ачык мәйданчыгына урнаштырдылар
Чистайга Украинаның трофей бронемашинасын алып кайттылар, аны безнең сугышчылар махсус хәрби операция бара торган зонада тар-мар иткәннәр. Сүз Британиядә җитештерелгән Mastiff («Мастиф») авыр бронеавтомобиль турында бара. Техника Тегермән мәйданы микрорайонындагы «Ватан» үзәгенең ачык мәйданчыгында урнаштырылган. Аны теләгән һәркем күрә ала.
Әлеге экспонатны шәһәребездә алып кайтуда Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Виктор Васильевич Смыков башлап йөрде. Төп максат – халыкта ватанпәрвәрлек хисләрен ныгыту.
Бу техниканы үз күзләре белән күреп өлгергән кешеләр түбәндәгеләрне билгеләп үтәләр: дошманның трофей техникасын күрсәтү – тирән тәрбия һәм мәгълүмати миссия ул. Тар-мар ителгән бронеавтомобильгә карап, кеше сугышны яңалыклардан рәсем итеп кабул итүдән туктый: аның каршында үтерергә сәләтле чын тимер басып тора. Ә безнең сугышчылар аны юк итәләр, көннән-көн Җиңүне якынайталар.
Бу яшьләр һәм балалар өчен аеруча мөһим. Мондый экспозицияләр патриотизм дәресенә әверелә. Балалар бурыч, Ватан һәм батырлыкның нәрсә икәнен башкача аңлый башлыйлар.
Mastiff («Мастиф») — Бөекбритания армиясе тарафыннан Әфганстанда һәм Гыйракта актив кулланылган Британиянең авыр бронеавтомобиле. Британия гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганнан соң машиналарның бер өлешен саклауга җибәргәннәр. 2022 елда хәбәр ителгәнчә, Бөекбританиянең якынча 420 берәмлеге калган, шуларның 180е генә «актив» саналган. Бронеавтомобильләрнең бер өлеше Украинага хәрби ярдәм сыйфатында тапшырылган.
Хәзер безнең солдатлар тарафыннан тар-мар ителгән шундый машиналарның берсе Чистайда тора.
Н. Данилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев