Махсус хәрби операция волонтерлары, күңел җылысын салып, солдатлар өчен киемнәр тегәләр
...
Бүген Халыкара волонтер көне билгеләп үтелә. Безнең шәһәрдә бик күп волонтерлар яши, алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык күрсәтәләр. Мәсәлән, җирле тегүчеләр һәм тукыма кисүчеләр безнең солдатларга елның теләсә кайсы вакытында уңайлы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Аларның ярату һәм кайгырту белән тегелгән киемнәре тәнне генә түгел, җанны да җылыта.
«Без егетләребезгә ярдәм итәргә тиеш!»
Нина Ионычева ике ел элек «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте турында мәгълүмат күргән. Ул вакытта хәрәкәт 6нчы номерлы «Мебель фабрикасы» территориаль иҗтимагый үзидарә бинасында эшли генә башлаган булган.
— Башкалар кебек үк, мин дә анда маскировкалау челтәрләре үрергә килдем. Аннары волонтерлар солдатларга, маскировкалау челтәрләреннән тыш, җылы кием белән дә ярдәм итәргә теләделәр. Тегүчеләр эзли башладылар. Мин тегә беләм, өемдә тегү машинасы да булганлыктан, бу эшкә алынырга булдым, — дип уртаклаша хатын-кыз.
6нчы ТҖС җитәкчесе һәм «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәтенә нигез салучы Чулпан Сөләйманова атнага ике тапкыр Нина Николаевна янына бара, булачак киемнәр өчен кирәкле материаллар илтә һәм әзер әйберләрне алып кайта.
Нина Ионычева хәрбиләргә кирәкле бик күп эшләнмәләр ясый. Ул флис толстовкалар, эчке кием, маскировкалау костюмнары, плащ-палаткалар, балаклавлар һәм башка күп төрле әйберләр тегә.
— Сугышта безнең солдатларга җиңел түгел, алар Ватанны саклау өчен үз гомерләрен корбан итәргә әзерләр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш дип саныйм, хәтта зур булмаган ярдәм дә зур әһәмияткә ия.
Аена 10нан артык «леший» костюмы тегә
Евгения Наумова «Чистай — фронтка» волонтерлык хәрәкәте оешканнан бирле волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Менә 2 ел инде ул снайперлар һәм разведчиклар өчен «леший» костюмнары һәм аяк киеме өчен җылы олтыраклар тегә.
— Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм мин сугышның кешеләрне никадәр талчыктыруын, күпне көч алуын беләм. Махсус хәрби операция башлангач, волонтер булырга карар иттем. Безнең егетләргә кемдер ярдәм итәргә, алар өчен нык тыл булырга тиеш, — диде Евгения Григорьевна.
Хатын-кыз безгә үзенең эш урынын күрсәтте. Өстәлендә тегү машинасы тора, булачак эшләнмәнең детальләре ята.
— Волонтерлык хәрәкәте штабыннан миңа костюмнар өчен нигез һәм киселгән тукыма тасмалар китерәләр. Ә мин барлык детальләрне тулы бер эшләнмәгә әйләндерәм. Хәзер кышкы «леший» костюмы тегәм. Биредә берничә материалдан: ак һәм яшел тукымадан, капчык һәм мунчаладан тасмалар әзерләнгән инде, –дип уртаклашты Евгения Наумова.
Хатын-кыз билгеләп үткәнчә, буш вакыты булганда ул мондый костюмны бер көн эчендә тегәргә мөмкин. Ә бер айда ул уртача 10-12 костюм тегә. Ноябрьдә Евгения Григорьевна 18 костюм теккән!
Ел ярым эчендә 10 километрдан артык тукыма кискәннәр
Галина Спиридонова һәм Татьяна Колобова «Чистай — фронтка» хәрәкәте турында белүгә үк волонтерлык эшчәнлегенә кушылганнар һәм тукыма кисә башлаганнар.
Аларның өйләренә тукыма китерәләр, аны өлгеләр буенча кисәкләргә кисәләр, ә аннары боларның барысын да тегүчеләргә тапшыралар.
— Без бу эш белән ел ярым шөгыльләнәбез. Безнең ярдәм сугышчылар өчен мөһим дип саныйбыз. Алар һәрвакыт Чулпан Габдрахмановнага заказлар белән мөрәҗәгать итәләр, ә ул безгә нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә. Аның сизгер җитәкчелегендә без җиңүгә таба барабыз дип уйлыйм, — дип уртаклашты Галина Анатольевна. — Сугышчыларның видеомөрәҗәгатьләрендә безгә рәхмәт сүзләрен җиткерүләре бик күңелле. Тырышуыбызның юкка булмавына без бик шат.
Галина һәм Татьяна хәрби хезмәткәрләр өчен шулай ук кәбестәле-чөгендерле һәм башка ашлар пешергәннәр. Аларны әзерләү өчен хатын-кызлар барлыгы 500 килограмм яшелчә тураганнар. Шулай ук махсус хәрби операция бара торган зонага илткән вакытта бозылырга өлгермәсен өчен ризыкларны хәрбиләргә ничек җибәрергә икәнен уйлап тапканнар.
— Бездән: «Бу сезгә нәрсәгә кирәк?», «Сезгә күпме түлиләр?» — дип еш сорыйлар. Мин һәрвакыт: «Без — волонтерлар! Безнең эшләнмәләрне һәм ярдәмне зарыгып көткән
сугышчыларыбызга бушлай ярдәм итәргә телибез», — дип җавап бирәм. Безнең өчен иң мөһиме — махсус хәрби операция тәмамланганнан соң сугышчыларыбызның өйләренә исән-сау әйләнеп кайтулары, — дип билгеләп үтте Татьяна Михайловна.
Кызыклы факт, ел ярым эчендә Татьяна һәм Галина 10 километрдан артык тукыма кискәннәр, аннан түбәндәге әйберләр:
— 1464 костюм,
— 197 «леший» костюмы,
— 579 плащ-палатка,
— 423 комплект эчке кием тегелгән.
Эштә солдатлар өчен кием тегә
Татьяна Рябова ике ел дәвамында үз вакытын хәрбиләр өчен кием тегүгә багышлый. Иртәдән кичкә кадәр ул эчке кием, флис толстовкалар, плащ-палаткалар, шулай ук кышкы һәм җәйге костюмнар тегә.
Хәтта эштә дә, мөмкинлек булганда, аның тегү машинасы ничек шаулаганын ишетергә һәм хатын-кызның ничек тырышып чираттагы кием партиясен әзерләгәнен күрергә мөмкин.
— Солдатларыбызга йөрәк кушуы буенча ярдәм итәргә булдым, чөнки мондый хәлдә читтә калырга ярамый. Өстәвенә, махсус хәрби операция минем гаиләмә дә кагылды, — диде Татьяна Николаевна. Минем абыем һәм туганнан туган энеләрем махсус хәрби операциягә үз теләкләре белән киттеләр. Ни кызганыч, абыем һәлак булды, мин аның үлеме турында белгән көнне һаман да тетрәнеп искә төшерәм. Күңелгә шундук авыр була башлый. Ә анда кемнәрнеңдер туганнары, танышлары, дуслары… Шуңа күрә без ярдәм итәргә тиеш дип саныйм. Шул рәвешле безнең солдатлар кайгыртучанлык һәм ярдәм тоячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев