Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операция ветераны батырлык дәресе үткәрде

...

1нче номерлы лицейда 9 сыйныф укучылары өчен батырлык дәресе узды. Аны махсус хәрби операция ветераны Максим Николаевич Кузнецов Чистай районының социаль коодинаторлары белән бергә үткәрде.
Дәрес махсус хәрби опера­ция­гә багышланган видеоролик белән танышудан һәм караудан башланды. Аннары Максим Николаевич үзенең хәрби хезмәтләре турында сөйләде.
Ул ремонт-эвакуация взводы командиры булып хезмәт иткән. Аңа күп тапкырлар бәрелешләр вакытында зыян күргән машиналарны яу кырыннан чыгарырга туры килгән.
Лицейчылар белән очрашуга ветеран бронежилет, хәрби хезмәт өчен кирәкле булган бар нәрсәләр, хәрби сугыш кирәк-яраклары урнашкан варбелт (тактик билбау) та алып килгән иде.
Максим Николаевич укучыларга бронежилетның ничек киелүен күрсәтте. Шулай ук варбелтта нинди сугыш кирәк-яраклары, шәхси гигиена әйберләре, медицина аптечкасы булырга тиешлеге хакында сөйләде.
Һәр укучы бронежилетны, варблетны киеп карый алды, сугыш кырында солдатларга ничек авыр булуын үз җилкәсендә тойды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев