Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Махсус хәрби операция ветераны Артур Цыганов югары технологияле протезлар ярдәмендә тулы тормышка кайтты

...

Артур Цыганов — махсус хәрби операция ветераны. Ул Луганск Халык Респуб­ликасында хезмәт иткән. Алгы сызыкта бомбага тоту вакытында яралана, шуның нәтиҗәсендә аякларын һәм кул бармак­ларын ампутацияләргә туры килә.

Артур «Ватан сакчылары» дип исемләнгән дәүләт фонды ярдәмендә тулы тормышка кайта алган. Әлеге оешма аңа югары технологияле спорт протезы тәкъдим итә, ул алдагысына караганда күпкә яхшырак.

— Фондка яңа протез биргән­нәре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, ул минем элекке протезымнан күпкә яхшырак. Мин йөгерә, сикерә, баскыч буйлап йөри башладым, — дип билгеләп үтте Артур Цыганов.

Махсус хәрби операция ветераны сөйләвенчә, яңа протез югары физик эшләр­не истә тотып ясал­ган, шуңа күрә ул спортның төрле төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә, үзеңдә ышаныч һәм актив тормыш рәвеше алып бару шатлыгы тудыра. Шунысын искә төшерик, Татарстанда «Ватан сакчылары» фонды махсус хәрби оеперациядә катнашучыларга, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына эшкә урнашу мәсьәләләрен, психологик-терапевт һәм юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итәргә булыша.
Безнең шәһәрдә фондтан ике социаль координатор эшли. Аларның офисы Балалар һәм яшьләр иҗат йорты бинасында урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев