Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Махсус хәрби операция ветераннары өчен җайлаштырылган киемнәр тегәләр

Андрей Матвеев һәм Владимир Михайлов яңа экипировка эшләргә, хуҗалык белән шөгыльләнергә һәм үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итүе хакында сөйләделәр

Кул-аяклары ампутацияләнгән махсус хәрби операция ветераннары «Ватан сакчылары» дәүләт фондыннан спорт һәм көндәлек эшләр белән шөгыльләнү өчен җайлаштырылган киемнәр ала башладылар.
Әлеге киемнәр физик мөмкинлекләрне истә тотып, уңайлыкларны, хәрәкәт итүне, заманча дизайнны берләштереп ясалган. Алар үзеңне ышанычлы хис итәргә ярдәм итәләр. Махсус тегү һәм замоклар кебек уйланылган детальләр киенү процессын җиңеләйтә. Һәр ветеран өч комплект: җәйгене, кышкыны һәм язгы-көзгене алырга мөмкин.

— Әлеге киемнәрнең төп аермалыгы шунда, алар чын таләпләрне аңлап тегелә. Без һәр ветеранга уңайлы вариант туры килсен өчен һәр заявканы аерым карыйбыз, — дип ачыклык кертә ТР «Ватан сакчылары» фондының Чистай районы буенча координаторы Светлана Коншина.

— Чистайда берничә ветеран шундый киемнәрне алган. Алар арасында Андрей Матвеев һәм Владимир Михайлов та бар. Алар яңа экипировкага бәя бирергә дә өлгерделәр инде.

–Бик җайлы. Чалбарында һәм җиңнәрендә аерым замоклар бар, нәкъ минем өчен тегелгән кебек. Кием хәрәкәтләрне чикләми, — дип үз тәэсирләре белән уртаклаша СВО ветераны Андрей Матвеев.

Ул махсус хәрби операция зонасында өлешчә мобилизация буенча хезмәт иткән, авыр яралардан соң уң табанын ампутациялиләр. Хәзер протез белән йөри. Андрей актив тормыш белән яши: ул «Горгаз»да слесарь булып эшли, әти-әнисенә гаилә фермасында булыша, тормыш иптәше белән кадет мәктәбендә белем алучы ике ул тәрбиялиләр.
Шулай ук Владимир Михайлов та җайлаштырылган киемне теләп кия. Махсус хәрби операция зонасында ул контракт буенча хезмәт иткән. Авыр яраланудан соң ул уң аяксыз кала. Өлкән сержант, Чечня сугышында катнашучы, «Батырлык өчен» һәм Жуков медальләре иясе шулай ук әлеге җайлаштырылган киемгә югары бәя бирде.

–Миңа барысы да ошый, бик җайлы, барыгызга да рәхмәт, — ди ихластан Владимир.

Авыр сынаулар аша узган хәрбиләр өчен мондый ярдәм — бу әле кием генә түгел. Бу мөстәкыйльлеккә адым, уңай­лык­ның яңа дәрәҗәсе һәм актив тормыш алып барырга мөмкинлек тудыручы социаль һәм физик тёрнәкләнүнең мөһим элементы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев