Мәүлид аена кердек
3 сентябрьдә Сәфәр ае тәмам булып, Рабигүл әүвәл ае туды. Бу айның 12нче көне Ислам дөньясында зур тантана — Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дөньяга килгән көн «Мәүлид ән-нәби». Мәүлид гарәп сүзе, «туу» дигәнне аңлата. Миляди белән 571 елда 27 апрелендә, дүшәмбе көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөньяга килгән. 63 яшендә шул ук айда, шул ук көндә — дүшәмбедә вафат булган.
Пәйгамбәребез дөньяга килү Ислам дөньясында якты, нурлы йолдыз кебек балкыды. Җирләргә һәм күкләргә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булып иңдерелгән, безгә үзенең изге китабы — Коръән аша мөселман булып яшәүнең тәмен таныткан, шәригать хөкемнәрен, мөселман нинди булырга тиешлеген өйрәткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)га күңел түрләребездән чыккан догаларыбыз, АллаһыТәгаләнең сәламе вә салаваты булса иде!
Сөекле Пәйгамбәребез кешеләрнең иң юмарты, иң күркәм холыклысы, иң сабыры һәм иң мәгърифәтлесе булган һәм бар кешелек дөньясына Коръән нурын, ислам әхлагын җиткергән. Аллаһы Тәгалә изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: «Ий Мөхәммәд! Кешеләргә Аллаһының юмартлыгы үә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән гамәл кылырга өндә!» («Юныс» сүрәсе).
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көне Ислам дине торгызылганнан соң 600 ел үткәч кенә билгеләп үтелә башлый. Шуны да әйтеп үтик, Исламда туган көн бик тыйнак үткәрелә яки бөтенләй үткәрелми. Ә менә вафат булган көнне, теге дөнья өчен туган көн буларак, аеруча тантаналы рәвештә билгеләп үтү кагыйдәгә кергән. Шуңа күрә Рабигүл әүвәл аеның 11 көне Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиисәлләмнең туган, 12 көне үлгән көне итеп тә билгеләп үтелә. Иң тантаналы көне — Рабигүл әүвәл аеның 12 көне.
Мәүлид кичәсе — бик күңелле, күркәм тантана. Ул бер генә көн үткәрелми, ә тоташ ай буе дәвам итә. Рабигүл әүвәл ае — Мәүлид ае. Димәк, тантана бу айның беренче көненнән башлана. Менә шул Мәүлид ае башлангач, кешеләр үзләре теләгәнчә, хәлләреннән килгәнчә, туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя. Коръән укыйлар, тантаналы гыйбадәт кылына, садака өләшелә. Шулай ук мәчетләрдә вәгазьләр сөйләнә һәм олуг шатлык илә гыйбадәтләр кылына, Пәйгамбәребезгә багышлап вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнә, Коръән укыла.
Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә туган көнендә, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аңардан: «Йә Расүлуллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз», — дип сораганнар. Пәйгамбәребез: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», — дигән. Белгәнебезчә, ураза тоту –Ислам дине терәкләренең берсе. Моннан Пәйгамбәребезнең үзенең туган көнен дә гыйбадәт итеп үткәргәнен күрәбез.
Мәүлид кичендә нинди дини йолалар үткәрү шарт?
Бу гади кунак җыю гына түгел. Чакырылучылар арасында дини дога укый белгән берәү булырга тиеш. Алар күп булса, тагын да яхшырак. Табын өстәле янына җыелып беткәч, диндар кеше догадан «Мәүлидин нәби касыйдәсен (мактап язган шигырьләр) укый башлый. Пәйгамбәр тормышында булган могҗизалар, кызыклы хәлләр турында сөйли. Урыны-урыны белән башлап укучы: „Салават“ әйтик, дигәч, табында утыручылар барысы бергә хор белән „Салават “ әйтәләр. Салават әйтеп бетергәч, табын догаларын укыйлар һәм ашап-эчеп алалар. Бәйрәм ахырында хуҗаның теләге булса, хәер-садака таратыла, әмма мәҗбүри түгел. Чөнки табын сые үзе үк олы садака итеп исәпләнә. Соңыннан Пәйгамбәребезгә атап дога кылына һәм Коръән укыла, мөнәҗәтләр әйтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев