Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәүлид ае уңаеннан үзәк мәчеттә Чистай мөхтәсибәте һәм Дагестан мөфтияте сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган кичә уздырды

Кичәдә Дагестаннан килгән дин белгечләре, имамнарыбыз, дин кардәшләребез, өлкәннәр, шулай ук яшьләр, балалар катнашты. Кичәгә кадәр Дагестан кунаклары ишан

Мөхәммәтзакир Камалов каберендә, «Камалия» үзәгендә, «Әмирхан» мәдрәсәсендә булдылар.
Кичәне имам-мөхтәсиб Мөхәм­­мәд хәзрәт Кыямов ачып җибәрде. Ул ерак араларны якын итеп килгән Дагестан кунакларына олы рәхмәтләрен җиткерде, әлеге кичәгә килгән һәркемне кайнар сәламләде. «Әнәс» мәчетенең имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов изге Коръән сүрәләре укыды.
Аннары сүз кунакларга бирелде. Дагестан Республикасы мөфтиятенең укыту рес­публика бүлеге җитәкчесе Шамил Османовның сөекле Пәйгамбәребез турында вәгазен тын да алмый тыңладык.
–Без Пәйгамбәребез турында белмәсәк, аны ничек ярата алабыз соң? Ни өчен яратуыңны белмичә, яратып булмыйдыр ул. Әгәр дә без аны яхшылап өйрәнсәк, ни өчен яратканыбызны, һичшиксез, беләчәкбез. Пәйгамбәребезнең тормышын өйрәнү һәрвакыт файдалы, ул безне күп нәрсәгә өйрәтә. Яраткан кешеңнең һәр хәрәкәтен, һәр гамәлен яратырга тиешбез, — дип сөйләде ул.
Бу уңайдан Ибн Хишам­ның Аллаһның расуле галәйһи­сәлләмнең тормышы турында китабыннан өзек китерәсе килә. Сәхабәләр Мөхәммәд галәйһиссәламне шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд Расү­­лу­л­­­­лаһ» сүзтезмәсе әйтел­гәч, алар­ның күңелләре Пәйгам­бәребезгә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде. Безнең Пәйгамбәребез гади кеше булмаган бит, ул — мәхлүклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайлаган илчесе.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә: «Шик юктыр ки, Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәй­гам­­­бә­ребезгә зур салаватлар әйтәләр. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез» («Әхзаб» сүрәсе, 56нчы аять).
Шулай ук Дагестан кунак­лары: теолог Мөхәммәтрасул Гимбатов, Дагестан мөселман­нары Диния нәзарәтенең вәка­ләт­ле вәкиле Исраиль Мөхәммәтбасыйров та үз нә­сый­­­хәтләрен, вәгазьләрен җиткерделәр. Алар да Пәйгамбә­ребезгә мәхәббәт, чиксез ярату белән сугарылган.
— Яраткан кешеңнең исемен ишетү өчен дә бар нәрсәне эшләргә әзер буласың. Аның һәр хәрәкәтен, һәр гамәлен, һәр сүзе синең йөрәгеңә якын. Без аңа яратуыбызны укыган салаватларыбыз аша, аның турында сөйләгән вәгазьләребез, аның сыйфатларын үзебездә булдырырга тырышуыбыз аша белдерергә тиешбез, — дип нәсыйхәтен җиткерде Исраиль Мөхәммәтрасулов.
Әлеге кичәдә шулай ук мөнәҗәтләр, нәшидләр, күмәк салаватлар яңгырады.
Сүз дә юк, әгәр дә без ихлас­тан Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, иншаАллаһ, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез.
Аллаһы Тәгалә: «Ий Мөхәм­мәд галәйһи­с­сә­лам, әйт: „Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез, Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар“, — дигән („Гыймран“ сүрәсе, 31нче аять).
Пәйгамбәребез „Мин үз өммә­темне яратам“ дип белдерә. Димәк, ул безнең барыбызны да ярата дигән сүз. Ә без Пәйгамбәребезне никадәр күбрәк яратсак, шуның кадәр яратылырга мөмкинлегебез бар дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев