Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матростан капитанга кадәр юл үтә

Юрий Ларин 15 яшендә елгачы булырга карар итә.

Һәркем үз һөнәрендә уңышка ирешергә тели. Әмма карьера баскычының югары үренә менү өчен вакыт һәм, әлбәттә, омтылыш кирәк. Язмам герое – «Прокамский» земснаряд командиры Юрий Ларин. Ул – елга флотының Мактаулы хезмәткәре. Хезмәттәшләре өчен ул, беренче чиратта, тәҗрибәле остаз. Матроска да, ярдәмчесенә дә төпле киңәш бирә ала.

Елга флоты хезмәткәре булу – балачак хыялы һәм хәтта әти-әнисенең теләге дә түгел. Мөгаен, язмыш ирегедер. Әгәр мин 45 ел элек әңгәмәдәшемнән: «Кем булырга теләр идегез?» – дип сораган булсам, ул миңа ышанычлы рәвештә – укытучы дип җавап биргән булыр иде. Сигез сыйныфны тәмамлагач, Юрий Ларин педагогика техникумына укырга керә. Ул Бөгелмәдә яши, әти-әнисе аның һөнәр сайлауда теләгенә каршы килмәгәннәр.

– Беркайчан да үз гомеремне су белән бәйләрмен дип уйламаган идем. Минем язмышымда үзе белән бергә елга училищесына укырга керергә үгетләгән дустымның үҗәтлеге мөһим роль уйнады. Шулай итеп, педагогика техникумыннан документлар алып, дустым белән Уфага юл тоттык. Әмма бу вакытка анда кабул итү төгәлләнгән иде инде һәм Чистайга килеп, 5нче СПТУга укырга кердек. Шул вакыттан бирле биредә яши башладым. Әти-әнием кинәт күчүемә тыныч карадылар, – дип искә ала Юрий Николаевич.

Егетнең мөстәкыйль тормышы 15 яшьтән башлана. Елгачы хезмәтен үз җилкәсендә училищены тәмамларга бер ел кала татый: 1979 елда «Капитан Пирожков» теплоходында матрос вазифасында практика уза, соңрак моторист була. Диплом алгач, «Портовый-9» земснарядында эшли башлый.

– Ул иске, әмма 30нчы елларда төзелгән куәтле машина иде. Моторист-лебедчик вазифасына эшкә керештем. Минем карьерам шуннан башланды. Минем беренче командирым Виктор Иванович Елькин миндә потенциал күреп алды. Ул моторист булып озак эшләмәячәксең, дип әйтә торган иде. Шулай килеп чыкты да. 1982 елда мин инде «Прага-8» земснарядында өченче ярдәмче булып эшләдем, параллель рәвештә Казан елга техникумында кичке бүлектә читтән торып укыдым, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем.

Юрий Николаевич командир Александр Павлович Завалинны җылылык һәм хөрмәт белән искә ала. Героебызга аның ярдәмчесе булып озак вакыт эшләргә туры килгән.

– Ул легендар кеше! Сүз уңаенда, минем янәшәмдә һәрвакыт яхшы кешеләр, белемле командирлар булды. Бу миңа үсәргә ярдәм итте.

Берничә елдан соң Юрий Ларин карьера баскычыннан өскә күтәрелә – «Прага-10» земснарядында икенче ярдәмче була. Аннары яраткан эшендә мәҗбүри тәнәфес. Көзен, навигациядән кайткач, армия сафларына алалар. Юрий Николаевич ике ел Якутиядә хезмәт итә һәм тарихка кереп кала: дөньядагы иң зур тимер юл – Байкал-Амур магистрале төзелешендә катнаша.

– Шундый тормыш ритмы булуга карамастан, сез күркәм гаилә кора алгансыз. Булачак хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Без Татьяна Михайловна белән Чистайда, елгачылар клубында таныштык. Бу вакытта ул әле мәктәп укучысы иде. Әлбәттә, тиз генә өйләнешмәдек. Ул укыды, мин эшләдем. 1981 елда гаилә кордык. Эшемә карамастан, безгә бик озак аерылышып торырга туры килмәде. Гомер буе диярлек ул минем белән флотта эшләде: моторист-лебедчик булды. Хәзер, гаилә хәле буенча, минем белән йөрми, мине өйдә көтә.

Сүз уңаенда, Татьяна һәм Юрий Лариннар агымдагы елның 5 мартында түгәрәк датаны – гаилә коруларына 40 ел тулуны билгеләп үттеләр. Әңгәмәдәшем өчен 4 дистә ел бәхетле гаилә тормышы сизелмичә дә үтеп киткән. Алар бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, балалары тормышта үз урыннарын тапканнар. Кызлары Оксана әтисе юлыннан китмәсә дә, балачак хыялын тормышка ашырган. Ул Казан педагогика университетын, психология факультетын тәмамлаган. Хәзер Татарстан башкаласында яши һәм эшли. Уллары Евгений Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университетының Чистайдагы КАИ филиалын тәмамлаган, Казанда яши һәм эшли.

– Минем эздән беркем дә китмәде. Әмма мин кәефемне төшермим, һәркемнең үз юлы, үз билгеләнеше. Балаларым минем белән суднода үсте дип әйтә алам. Алар әти-әниләренең эшен күреп үстеләр. Күрәсең, аларда башка юнәлешләрдә эшләү теләге барлыкка килгәндер.

1992 елда Юрий Николаевич капитан була. «Татфлот» суднолар йөрешле компаниясендә ул 27 ел эшли. Әңгәмәдәшем гаиләсен бик ярата һәм һәрвакыт якыннары янәшәсендә булырга тели. Күптән түгел балаларына якынрак булу өчен хатыны белән бергә Казанга күченгән. Эш урынын алыштырырга туры килгән, әмма суга булган мәхәббәт юнәлешне үзгәртергә ирек бирми. 2019 елдан Юрий Ларин «Прокамский» земснарядында эшли.

– Өченче сезон эшлим. График җайлы, шуңа күрә гаилә белән озак вакытка аерылышып торырга туры килми. Егерме тәүлек мин бортта, ун – өйдә.

– Команда белән 20 көн рәттән, тәүлегенә 24 сәгать бер суднода булу авыр түгелме?

– Монда артык уйлар уйларга вакыт юк. Хәер, без ярдан ерак түгел. Хәзерге вакытта без Кама Аланыннан ерак булмаган урында басып торабыз. Безнең карамакта катер бар, кирәк булса, ярга чыгабыз. Хәер, безнең коллектив та яхшы. Бүгенге көнгә кадәр минем янымда лаек лы, акыллы кешеләр булды, моның өчен мин язмышыма рәхмәтлемен. Алар – минем ярдәмчеләрем командасы.

Сөйләшү барышында әңгә мә дә шебез үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмавын билгеләп үтте.

– Мин бервакыт ярга чыгып, эшләп карадым. Беләсезме, күңелем урынында булмады, бу минеке түгел. Күп еллар узгач, мин 15 яшемдә кабул иткән карарның дөрес булуын аңлыйм. Мин һөнәр сайлауда ялгышмадым дип уйлыйм. Кеше күңеле тарткан вазифаны биләргә тиеш. Әгәр эшкә теләмичә йөрсәң, берни дә барып чыкмаячак.

– Чын капитан нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Капитанның гына түгел, башка кешеләрнең дә максатчан булу беренче урында булырга тиеш. Башкача яшәү кызык түгел. Әгәр мин нәрсә дә булса планлаштырганмын икән, мин аны тормышка ашыру өчен, һичшиксез, барысын да эшләячәкмен.

– Бәйрәм алдыннан елга цехы буенча хезмәттәшләрегезгә сезнең теләкләрегез...

– Барыгызга да нык сәла мәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, билгеләнгән максатларга ирешүегезне һәм киләчәккә өмет белән каравыгызны телим. Су – ничек тә эшләсәң ярый дигән урын түгел. Юкка гына су хаталарны кичерми, дип әйтмиләр. Яхшы елгачы булу өчен үз һөнәреңне яратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев