Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мастер-класста просфорлар пешерделәр

Просфор пешерү буенча мастер-классны «Умиление» Изге Ана иконасы хөрмәтенә төзелгән храм каршындагы якшәмбе мәктәбендә үткәрделәр.

Чарада Чистай якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, педагоглар катнашты.

Андрей атакай Рыбочкин балаларга просфорның нәрсә икәнен, аның нәрсә символлаштыруын, аны нәрсәдән һәм ни өчен ясауларын сөйләде. Атакай биредә катнашучыларны Спиридон һәм Никодим ягъни Киево- Печерских просфорниклары яшәеше белән таныштырды.Просфорны әзерләү уртак догадан башланды. Аннары балалар алдан әзерләнгән камырны җәйделәр, аңардан просфор өчен берничә өлеш кисеп алдылар. Бер кисәгенә мөһер куйдылар ( сүз уңаеннан, Богородичных просфорларында Вифлеемск йолдызы сурәте һәм Мария имзасы) һәм икенчесе белән тоташтырдылар. Бу җиңел түгел, әмма кызыклы һәм рәхәт гамәл.

Просфорлар бик тәмле килеп чыкты. Чара тәмам­ланганда һәр бала сыйланды һәм үз якыннарын сыйлау өчен аны өенә дә алып китә алды.

– Мастер-класс миңа бик ошады, мин бик күп яңа нәрсә белдем. Аеруча просфорлар пешергәндә башыннан ахырына кадәр катнаша алуым сөендерә. Әле тагын кйчан шундый бәхет эләгә! –дип үз тәэсирләре белән уртаклашты мастер-класста катнашучы Катя Панова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев