Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машинаны җылы сезонга ничек әзерләргә: тәҗрибәле йөртүче киңәшләре

Чистайда яз башы карлы һәм салкын булды. Әмма март ахырында һава торышы сизелерлек җылытты. Юлларда тыгыз кар катламы һәм боз урынына бөтен җирдә күлдәвекләр ага, сулыклар һәм пычрак барлыкка килә.

Машина йөртүчеләрнең резин шиннарны алыштырырга һәм транспорт чарасын тикшерергә кирәк булган чор башлана. Барлык машина хуҗалары да, бигрәк тә аны яңа гына йөртә башлаганнар, «тимер ат»ны җылы сезонга әзерләү нечкәлекләрен белмиләр.

Күпьеллык стажы булган профессиональ машина йөртүче Раил Гомәров 10 киңәш бирде, алар машинаны яхшырак белергә һәм беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк.

ШИННАРНЫ АЛЫШТЫРУ
Кайберәүләр кар эри башлагач ук тәгәрмәчләрен алыштыралар, икенчеләре «сирень чәчәк атуын» көтәләр. Бер яктан икенче якка бәргәләнергә кирәк түгел.
Көннең беренче яртысында җылы һава торышы кышкы резинны алыштырырга вакыт дигән сүз түгел. Көндез тотрыклы җылы һаваны гына түгел, ә төнлә дә туң булмавын көтү мөһим. Гади кагыйдәгә таянып эш итегез: уртача тәүлеклек температура берничә көн рәттән 5 градус җылылык тәшкил иткәндә шиннарны алыштырыгыз.
Бу эшне озакка сузарга кирәкми. Асфальтта кышкы шиннар тиз туза, ә шиплар тормоз юлын арттыра.

РЕЗИН ҺӘМ ПЛАСТИК ӘЙБЕРЛӘР
Автомобильдә резин-техник әйберләр шактый күп. Кыш көне алар бик көчле температура, еш кына 100 градустан артып киткән үзгәрешләр кичерәләр. Резин һәм пластик әйберләр сыгылмалыкны югалталар һәм ярыла башлыйлар. Бу күңелсез нәтиҗәләргә: двигательдән, суыту, ягулык системаларыннан май агып чыгуга китерергә мөмкин.
Бу детальләрне кыш көне дә тикшереп торырга кирәк, ләкин яз көне моны эшләү зарури. Килгән зыян күзгә күренеп торса, резин һәм пластик детальләрне алыштырырга кирәк — бу килеп чыгарга мөмкин булган нәтиҗәләргә караганда күпкә арзанракка төшәчәк.
Тормоз шлангларын аеруча игътибар белән карарга кирәк. Әгәр тормоз сыеклыгының аз гына булса да агып чыгуын күрсәгез, кичекмәстән аны алыштырырга кирәк. Савытта тормоз сыекчасы дәрәҗәсен даими тикшерергә онытмагыз.

КОНДИЦИОНЕР
Тагын бер мөһим нәрсә — кондиционер системасын дезинфекцияләү. Эш шунда, дымлы парга әйләндергечтә зарарлы бактерия — легионелла таралу өчен уңай мохит барлыкка килә. Алар пневмониянең авыр формасын китереп чыгарырга мөмкин. Автосервисларда кондиционерны чистарту 15-20 минут вакытны ала. Ләкин моны үзеңә дә эшләп була.
Кондиционерны дезинфекцияләү өчен иң гади һәм нәтиҗәле чара — хлоргексидин. Эремәне теләсә кайсы даруханәдә сатып алырга мөмкин. Ә сатып алынган составны спирт белән катнаштырып, без хәтта иң пычрак кондиционерны да чистарту өчен нәтиҗәле эремә алачакбыз.

АККУМУЛЯТОР
Кыштан соң клеммаларны һәм контактларны чистартыгыз һәм аккумуляторны сөртегез. Электролитның тыгызлыгын тикшерегез, кирәк булган очракта дистилляцияләнгән су өстәгез. Кирәк булса, батареяны корып куегыз.
Мондый гади эшләр күп вакыт алмый, әмма автомобиль узеллары һәм агрегатлары гомерен шактый озайта һәм күп акчаны янга калдыра.

ПЫЯЛА ЧИСТАРТКЫЧЛАР
Пыяла чистарткычларның төзеклеген тикшерегез. Әгәр алар пычрак полосалар калдырсалар, резин өслекләрне яхшылап юыгыз.
Пыяла чистарткычларның яраклылык вакыты — бер ел, шуннан соң аларны алыштырырга кирәк. Тузган пыяла чистарткычтан файдалану яхшыга китермәячәк. Беренчедән, чистарткыч сыекча артык күп тотылачак, икенчедән, юл начар күренәчәк.

МОТОР БҮЛЕГЕН ЧИСТАРТУ
Кыш көне анда пычрак кына түгел, ә агрессив юл реагентлары да җыела, бу автомобильнең электр, ягулык һәм тормоз системасы, электрониканың сафтан чыгуы белән яный.
Мотор бүлеген үзеңә юарга мөмкин, әмма электрика һәм электроникага су «тутыру» куркынычы бар. Шулай итеп, үзегезгә бик кыйммәткә төшәчәк проблемалар тудырырга мөмкинсез. Бу процедураны профессиональ сервиска ышанып тапшырырга һәм юу процессында махсус «химия» кулланылуын контрольдә тотарга кирәк.

МАЙНЫ АЛЫШТЫРУ
Махсус кышкы майлар кулланучылар һәм дизель, бигрәк тә турбодизель автомобильләре хуҗалары өчен актуаль.
Майны алыштыруны резин шиннар алыштыру белән бер үк вакытта, уртача тәүлеклек температура +5 градус тәшкил
иткәндә, үткәрү яхшырак.
Май фильтр белән бергә алыштырыла. Яз көне һава һәм салон фильтрын алыштыру яхшырак була, шулай, сезнең үзегезгә дә, моторга да яхшырак булачак.

АСЫЛМА
Автомобильнең йөрү өлешен тулысынча диагностикалау: руль тарткычын, амортизаторларны, сайлент-блокларның, тузан җыйгычларның, шарнирлы тоташуларның, шрусларның һәм башкаларның торышын тикшерү һәм көйләү яхшырак.
Әгәр асылманың резин-техник (пластик) детальләре өстендә ярыклар, ватылган урыннар булса, мондый детальләрне алыштырырга кирәк. Асылманың барлык узелларын һәм детальләрен мәҗбүри рәвештә майларга кирәк.

ЛАК-БУЯУ ӨСЛЕК
Кыш дәвамында лак-буяу өслектәге ярыкларда пычрак һәм юл реагентлары җыелырга мөмкин. Яз җиткәч, җылылык һәм дым аркасында бу матдәләр коррозия учагы булырга мөмкин.
Бу тәэсирдән котылу өчен машинаны җентекләп юарга һәм аны тулысынча киптерергә кирәк. Шуннан соң автомобиль кузовын махсус шомартып ялтыраткычлар ярдәмендә эшкәртергә. Бу металл өслегенә кислород керүне киметәчәк һәм күгәрек барлыкка килүне бетерәчәк. Тефлон һәм карнауб балавызы нигезендә эшләнгән шомартып ялтыраткычлар яхшы дип санала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев