Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина төзүче көне белән!

Хөрмәтле машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Дөнья бер урында тормый, индустрия даими үсә, югары технологияле продукция, машиналар һәм механизмнар булдырыла. Бүген машина төзелеше яңа технологик дәрәҗәгә чыга: күләмле проектлар, алдынгы фәнни эшләнмәләр гамәлгә ашырыла, кыю конструкторлык һәм инженерлык идеяләре тормышка ашырыла.

Машина төзелеше районыбыз икътисадының мөһим өлеше булып тора. Бу өлкәдән башка замана кешесенең тормышын күз алдына да китереп булмый. Бу тармакта катлаулы технологик процесслар белән идарә итүче көчле, эш сөючән кешеләр эшли, югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешәләр.

Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм! Ирешелгәннәрдә тукталып калмагыз, күп буын машина төзүче чистайлылар булдырганны саклап калыгыз һәм арттырыгыз. Предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен, яңа эшләнмәләр, кызыклы идеяләрнең тормышка ашуын телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев