Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Машина белән сыер саву операторы Ольга Гарина балачактан ук үз һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгән

Шундый һөнәр бар

Бу якшәмбедә безнең илдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан без аграр тармак хезмәткәрләренең берсе – машина белән сыер саву операторы Ольга Гарина белән аралаштык.

Аның белән очрашу эш урынында – «Молко» предприятиесе мегафермасында узды. Әлеге ачык йөзле, көр күңелле хатын-кыз биредә 17 елдан артык эшли.
Безнең героиня Яр Чаллыда туган, әмма гомеренең күп өлешен Фиков Колок авылында үткәргән. Гаиләсе белән бергә Оля балачакта ук авылга күченеп кайткан.

– Мин балачактан ук җирдә эшләргә һәм мал-туар карарга күнектем. Сыер савучы булып эшләгән әнидән үрнәк алдым, – дип уртаклаша Ольга Юрьевна. – Үз һөнәремне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләдем, шуңа күрә фермага эшкә кердем.

Ольга Юрьевнаның эш көне иртәнге 5тә башлана һәм кичке 10да тәмамлана. Эш графигы шундый булуга карамастан, ханым бөтен эш көне дәвамында актив булып кала. Хәтта бүген, үзенең туган көнендә дә, ул тулысынча эш процессына чумган.

– Сыерларны көнгә ике тапкыр: иртән һәм кичен савабыз. Әлбәттә, саву аппаратлары барлыкка килү белән эшләү күпкә уңайлырак һәм җиңелрәк була башлады, сөт тизрәк һәм нәтиҗәлерәк савыла, – дип билгеләп үтте Ольга Гарина.

Гомумән, сөт саву процессы берничә этаптан тора. Башта терлек куучылар сыерларны саву залына куып кертәләр, аннары машина белән сыер саву операторлары эшкә керешә. Алар терлекләрне бер рәткә бастыралар һәм саву аппаратларын тоташтыралар, алар сөтне автомат рәвештә суырталар һәм сөт турыдан-туры савытларга тулып бара. Аның күләме шулай ук автомат рәвештә исәпләнә.

Сөт савылгач, терлекләрне сыер абзарына кертәләр, ә саву бинасында диварлар һәм җайланмалар җыештырыла. Махсус шланг ярдәмендә көчле су басымы астында теләсә нинди пычракны юып төшерү җиңел.

Без Ольга Юрьевна белән саву залыннан чыктык һәм ферма буйлап йөреп кайтырга булдык. Без зур терлек абзары янына килеп җиттек. Анда иртәнге савымнан соң аклы-каралы сыерлар ял итә иде. Алар яныннан узганда, кайберәүләр, сыер савучыны танып, безгә якынрак килә башладылар һәм үзләрен сыйпарга бирделәр.

Фермада барлыгы 3 сыер савучы эшли, һәрберсенә 24әр сыер туры килә. Ольга Юрьевна эштә бер тапкыр да проблемалар белән очрашканы булмавы турында сөйләде. Сыерларны яхшы карыйлар һәм аларның сәламәтлеген күзәтәләр. Зур терлектән кала, фермада бозаулар да бар.

– Хайваннар белән аралашу тынычландыра һәм борчылуны киметә, сез бәхетле, аларны көн саен күрәсез, – дидем әңгәмәдәшемә. – Ә сезнең яраткан йорт хайваныгыз бармы?

– Үз йортым белән яшәгәнгә күрә, мин берничә йорт хайваны, шул исәптән казлар һәм тавыклар асрыйм. Әмма иң яраткан йорт хайваным – кәҗә, – дип уртаклаша Ольга Юрьевна.

Терлек абзарын карап йөргәндә, әлеге мөлаем ханым искиткеч коллективта эшләве турында сөйләде, биредә ул барлык хезмәткәрләр, шул исәптән җитәкчеләр белән дә уртак тел тапкан.

Буш вакытын героинябыз автомәктәптә үткәрә. Ул күптән машина йөртергә өйрәнергә теләгән, ләкин планнарын гел кичектереп торган. Һәм менә бер ай элек укырга кергән.

Ял көннәрен Ольга Юрьевна гаиләсе белән үткәрергә ярата. Ире һәм улы белән бергә еш кына табигатькә чыгып, тынычлыкта, әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә ял итәләр. Ә тагын безнең героиня сәяхәт итәргә ярата, бигрәк тә аңа озак уйлап тормыйча сәфәргә чыгу ошый.

– Мин шундый кеше: утырам-утырам да, кинәт кая да булса ял итәргә барырга карып чыгып китәм, – дип сөйли хатын-кыз.

Хезмәттәшләре еш кына аның активлыгына гаҗәпләнәләр: «Кичә генә эштә иде, ә бүген инде Мәскәүдә». Ольга Юрьевна бер урында утырырга яратмый, аңа даими рәвештә яңа хис-кичерешләр һәм онытылмас маҗаралар кирәк!

Сөйләшү азагында Ольга Юрьевна үзенең хезмәттәшләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

– Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет телим, эшегез шатлык китерсен! – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев