Машина йөртүчеләр Яңа ел белән котладылар
Гадәти булмаган флешмоб ипподромда узды. Йөздән артык автомобиль Яңа ел символы – чыршы ясап, зур мәйданда тезелеп басты.
Акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр автомобиль йөртүчеләр Яңа ел алдыннан – чыршы һәм кар бөртеге, ә Җиңү көненә йолдыз ясаганнар иде.
– Без һәр автомобильне ничек бастырырга кирәклеген алдан ук уйлыйбыз. Елдан-ел катнашучылар саны арта, өстәвенә, әлеге процесс оешкан төстә бара, – ди флешмобны оештыручыларның берсе Валентина.
Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары бүләкләр тараттылар, күпләр алар белән фотога төшәргә ашыктылар.
– Монда, һәрвакыттагыча, күңелле, тату, шәп, кызыклы. Катнашучылар бик күп, алар бирегә бик теләп киләләр. Автомобиль берләшмәсе флешмоблары машина йөртүчеләрне бер-берсенә якынайта. Барысы да танышалар һәм киләчәктә дә юлда бер-берсенә ярдәм итәләр, – дип билгеләп үтте Александр Котов.
Флешмобта яшь катнашучылар өчен конкурслар һәм викториналар оештырылды. Барлык катнашучылар ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләреннән бүләкләр алдылар. Теләгәннәр кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар. Акция ахырында ипподром өстендәге күктә фейерверк утлары җем-җем килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев