Машина йөртүче штрафка тартылды, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калды
Быелның язында шәһәр урамнарының берсендә исерек машина йөртүче тоткарланды.
Транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителде һәм штрафка тартылды. Җәмәгать суды шундый карар чыгарды.
– 20 мартта 22 сәгать 15 минутта Хәмзин урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары тарафыннан 1976 елгы исерек хәлдәге машина йөртүче тоткарлана. Ул медицина учреждениесенә барудан баш тарта. Машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелә. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырыла, – дип хәбәр иттеләр ЮХИДИ бүлегендә.
Җәмәгать суды карары буенча машина йөртүче РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 бүлеге буенча гаепле дип табылды һәм 30 мең күләмендә административ штраф белән 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев