Машина йөртү осталыгында ир-атлардан калышмыйлар
Ир-атлар, хатын-кыз руль артында булганда куркынычмы дигән теманы җитди сөйләшүгә әверелдереп, фикер йөрткәндә, автоледилар техниканы уңышлы үзләштерә, машина йөртү осталыгын яхшырталар.
Үз-үзләренә һәм мөмкинлекләренә ышанганнар кабат бергә җыелды. Бу юлы ел саен үткәрелә торган «Автоледи» конкурсының муниципаль этаплары безнең шәһәрдә узды. Әлбәттә, башта чистайлылар арасында ярыш барды. Нәтиҗәдә, өч җиңүче билгеләнде, аларның һәркайсы «Автоледи-2019» конкурсының республика этабында үз районын тәкъдим итәчәк.
Иң элек мактаулы һәм дәрәҗәле исемгә дәгъва кылучылар ЮХИДИ бүлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар. Ә аннары автодромда конкурсның иң кызыклы мизгеле – зур тизлектә йөрү башланды. Бу этапта аларга махсус маршрут буенча үтәргә, күптөрле катлаулы күнегүләр ясарга туры килә. Биремнәрне бик оста үтәделәр! Әлбәттә, безнең хатын-кызларыбыз ир-атларга лидерлыкта дәгъва белдерергә тырышмыйлар, әмма күп очракта аларга бирешергә дә җыенмыйлар!
– Хәтта конкурсның исеме дә – «Автоледи» – романтик яңгырый! – дип катнашучыларны сәламләгәндә ассызыклады мөхтәрәм кунакларның берсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе директоры урынбасары Валерий Савкин. – Аңа әзерләнгәндә, сез машина йөртү осталыгын арттырдыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладыгыз, бу бик зур плюс. Ә иң мөһиме, сез белемегезне тикшердегез, ихтыяр көчен күрсәттегез, үз-үзегезгә ышандыгыз!
Сүз уңаенда, статистикага караганда, ир-атларның фикерләре аерылып торуына карамастан, хатын-кызлар юлларда саграк, уяурак, һәр таләпне үтәргә омтылалар.
– Без авырлыклардан курыкмыйбыз, моның бернинди катлаулыгы юк, – ди Яңа Чишмә районыннан катнашучы Наталья Шолгина. – Мин бу конкурста берничә тапкыр катнашам инде. Муниципаль этапта җиңү яулап, республика конкурсы финалында чыгыш ясау хокукын алам. Беренче тапкыр Казанда – 30нчы урында, аннары 19нчы урында булдым. Уңышлар илһамландыра, дәртләндерә, этәргеч бирә, камиллекнең чиге юк! Барысы да яхшыга гына!
– Бүгенге тормышта хатын-кызның руль артына утыруы тормыш итү өчен кирәк! – ди Чистай кызы Лидия Мижарева. – Ә машина йөртү осталыгы конкурсында катнашып, үз көчеңне сыныйсың, үз автомобилеңне никадәр яхшы сиземләвеңне, аның белән ни дәрәҗәдә идарә итүеңне тикшерәсең.
Алексеевск районыннан Ирина Фионина сүзләренә караганда, мондый машина йөртү осталыгы конкурслары, чыннан да, кирәк. Ул үзе җиде ел машина йөртә.
Ә менә Чистайдан катнашучы Ольга Гайнуллина машина йөртү таныклыгын биш ай элек кенә алган. Машина йөртү стажы кечкенә булуына карамастан, ул калган конкурсантлар белән бертигез ярышырга җөрьәт иткән, афәрин! Кызның сүзләренә караганда, аның өчен иң мөһиме – катнашу!
– Конкурста иң кыю, үз мөмкинлекләренә ышанган кешеләр катнашты һәм үзегез турында белдерүегез үзе үк хөрмәткә һәм хуплауга лаек, – дип мөлаем хатын-кыз машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итте балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе филиалы җитәкчесе Илдар Хәмитов. Сүз уңаенда, ул җитәкләгән коллектив ЮХИДИ бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган конкурсны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте. ДОСААФның техник мәктәбе хезмәткәрләре исә катнашучыларга кызыксындыргыч бүләкләр әзерләгәннәр һәм аларны тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы күңелле сюрпризларга бай булды. Барлык автоледиларга дәртле җырларны популяр башкаручы Иван Крашенинников бүләк итте. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалында элек тәрбияләнгәннәр тарафыннан мотоцикл, картинг белән идарә итү, ралли-спринтлар өчен автомобильне экстремаль йөртү буенча искитәрлек мастер-класслар да булды. Сүз уңаеннан, соңгысында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов та катнашты, идарә итү осталыгын картинг, автомобиль спорты буенча Татарстан Республикасы ярышларында күп тапкырлар призер булган Сергей Палымов күрсәтте. Белгечләр билгеләп үткәнчә, спорт мастерлары профессиональ тоемлаулары нигезендә бер секунд эчендә килеп чыгарга мөмкин булган авария билгеләрен таныйлар һәм тиешле чаралар күрәләр.
– Руль артында үз эшенең остасы булганда ул көтелмәгән хәлләр булдырмаска, үзен һәм башкаларны бәла-казадан сакларга мөмкин, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы, күрсәтмә йөрүдә катнашуыннан алган тәэсирләре белән уртаклашып һәм яшь, әмма инде танылган машина йөртүченең осталыгына сокланып. – Ни кызганыч, бездә әлегә юлларда машина йөртү культурасы мактанырлык түгел. Барлык автомобильчеләрне бер-берсен ихтирам итәргә, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үзара дустанә мөнәсәбәттә булырга чакырам!
Ул республика, муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә даими игътибар бирелүен билгеләп үтте. Быел шәһәрдә һәм районда зыян күрүчеләр булган аварияләрнең саны сизелерлек кимегән, бу шатландыра. Әмма, ни кызганыч, аяныч нәтиҗәләргә китергән бер генә юл һәлакәте дә – кемнеңдер сызлануы, газаплануы, күз яшьләре... Шуңа күрә юлга чыккач, юл әлифбасын тайпылышсыз үтәргә, үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк!
Ә безнең мөлаем машина йөртүчеләребезгә килгәндә, хатын-кызларның машина йөртүе уңаеннан ир-атларның көлемсерәп каравына игътибар итәргә кирәкми. Хатын-кызлар машина йөртүдә алардан калышмыйлар һәм конкурс нәтиҗәләре моның тагын бер дәлиле.
– Без юлларда саграк һәм игътибарлырак дип уйлыйм, – дип саный Рәйсә Зөлкәрнаева. – Тәртиплерәк, уяулырак, бу бик мөһим!
Нәкъ менә аңа «Автоледи-2019» исеме бирелде һәм ул ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Илнар Вәлиев кулыннан лаеклы бүләк алды. Рәйсә халык мәшгульлеге үзәгендә эшли, хәзер аңа бөтен республикадан хатын-кыз-машина йөртүчеләр белән көрәшне дәвам итәргә туры киләчәк.
– Безнең котлауларыбызны кабул итегез!
– Мең-мең рәхмәт! Конкурста катнашырга дус кызым тәкъдим итте, ярый әле ризалашканмын. Әйе, борчу-кичерешләр күп булды, әмма уңай тәэсирләр дә аз түгел!
Мин 12 ел инде автомобиль йөртәм һәм үземне руль артында уңайлы хис итәм! Хәзер финалга әзерләнәчәкмен, анда көчле көндәшлек көтүен күз алдына китерәм! Барысы да лаеклы, көчле, оста…
Һичшиксез, барлык катнашучылар да көчле булачак, ә без якташыбыз өчен җан атачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев