Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәрхәмәтлелек һәм хөрмәт көне белән!

Ел саен 1 октябрьдә без мәрхәмәтлелек һәм хөрмәтне чагылдыручы, дулкынландыргыч һәм күңелләрне кузгата торган бәйрәмне — Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Өлкән буын безнең «алтын фондыбыз», без алар белән чиксез горурланабыз.

Әлеге дата — әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, өлкән буынның бар вәкилләренә районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпеллык намуслы хезмәтләре өчен җылы сүзләребезне әйтергә янә бер мөмкинлек ул.
Безнең бурыч — изге эшләр эстафетасын лаеклы алып бару, сезнең хезмәт җимешләрегезне саклау һәм арттыру, яңа буын чистайлылар — булдырылган эшләрне дәвам итүчеләр тәрбияләү.
Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучылар, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен терәк һәм ышанычлы ярдәмчеләребез булып торасыз. Сезнең күпләрегез районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнаша, бу бездә сезгә карата аерым хөрмәт һәм соклану хисләре тудыра.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, озын, бәхетле тормыш, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз ягыннан мәхәббәт һәм кайгырту тоеп, бәхетле гомер итүегезне телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев