Марат Харисов су каналы җитәкчесе итеп билгеләнде
Муниципалитетта узган атналык аппарат киңәшмәсенең төп темалары — муниципаль районда мәгариф системасының эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Мәктәп программасына яңа фәннәр кертелде
Муниципаль районда мәгариф системасы эше турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова сөйләде. Районда 42 балалар бакчасы, 31 мәктәп һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Шулай ук 3 һөнәри белем бирү учреждениесе һәм югары уку йортларының 2 филиалы белем бирү эшчәнлеген алып бара.
Быел 25нче балалар бакчасына һәм 16нчы мәктәпкә капиталь ремонт, 1нче, 2нче гимназияләрдә һәм Татар Баганалысы мәктәбендә азык-төлек блокларына ремонт ясалуы билгеләп үтелде. Шулай ук тугызынчы «Үсеш ноктасы» ачылды. Бу эшләр барысы да «Мәгариф» милли проекты кысаларында узды.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү һәм Россиянең рухи-әхлакый кыйммәтләре традицияләрен ныгыту педагоглар эшендә элеккечә өстенлек булып кала. Шуңа бәйле рәвештә яңа уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр — «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре», «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» кертелде. Җәй дәвамында педагоглар тиешле укыту үттеләр һәм яңартылган программа буенча эшләргә әзерләр.
Игенчеләр җитенне урып-җыюга керештеләр
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район кырларында урып-җыю эшләре дәвам итә. Шулай, бөртеклеләр 36 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынган, бу планның 77 процентын тәшкил итә. 117 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан 31,9 центнер тәшкил итә.
Шул ук вакытта техник культураларны да урып-җыю бара. Аерым алганда, рапс 3 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынган, бу планның 26 процентын тәшкил итә. 8 мең 500 тонна суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 28,3 центнер тәшкил итә. Узган атнада игенчеләр җитен урырга керештеләр, хисап чорында 1 мең 500 гектарда бу культура суктырылган, бу планның 20 процентын тәшкил итә. Барлыгы 2 мең 500 тонна суктырылган, уңдырышлылык һәр гектардан 17 центнер тәшкил итә.
Бәрәңге 125 гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 19 процентын тәшкил итә. 5 мең тоннага якын чыгарылган, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 384 центнер.
Бер атнада район хуҗалыкларында 374 тонна сөт савылган. Якынча 11 миллион сумлык 355 тонна сатылган.
Терлекләрне үрчетү буенча эш дәвам итә, бер атнада 49 бозау туган.
Көчләү теркәлгән
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районындагы бүлеге башлыгы урынбасары — полиция начальнигы Сергей Атуров хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 13 хәбәр теркәлгән. Алар арасында — көчләү, урлашу, 7 мошенниклык очрагы, компьютер мәгълүматына хокуксыз ия булу, транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә итү. 17 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан. Шуларның берсендә бер кеше һәлак булган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 164 кеше җаваплылыкка тартылган. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 5 машина йөртүче тоткарланган.
Су каналы дәүләт милкенә күчкән
Район башлыгы Дмитрий Иванов «Чистай су каналы» предприятиесенең тулысынча дәүләт милкенә күчүен хәбәр итте. Аның директоры итеп «Чистай җылылык челтәре предприятиесе» җитәкчесе Марат Харисов билгеләнде.
— Марат Әсхәт улына зур эш йөкләнә, — диде Дмитрий Алексеевич. — Безне зур эш көтә. Предприятиедә зур проблемалар бар, аларны хәл итүгә без йогынты ясый алмадык, чөнки ул шәхси милектә иде. Хәзер ул 100 процентка дәүләтнеке.
Район башлыгы предприятиенең яңа җитәкчесенә аеруча кискен проблемаларга тулы анализ ясарга һәм киләчәктә бергәләп хәл итү өчен алар турында хәбәр итәргә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев