Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Марат Әхмәтов: «Терлек санын саклап калу мөһим»

Чистай Выселкасы авылында авыл җирлекләре башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе булып узды.

Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты территорияләре белән эшләү буенча идарә начальнигы Илнур Гарипов, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар катнаштылар.
Семинар-киңәшмәнең прак­тик өлеше барышында ан­да кат­на­шу­чылар Зә­рия Хәммәтханованың мини-­фер­масында булдылар. Бу гаиләдә гаилә ярдәмче хуҗалыгы бер ел элек барлыкка килгән. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары 200 мең сум күләмендә субсидия алганнар һәм терлек абзары төзегәннәр.
– Сөтне Чистай базарында сатабыз, безнең даими клиентларыбыз бар, – ди Зәрия Гаваз кызы. – Бездән еш кына: «Сезгә бу нигә кирәк?» – дип сорыйлар. Ә безгә ошый. Әти-әниләр бала чактан ук хезмәткә өйрәттеләр һәм без эштән курыкмыйбыз.
2017 елда хуҗалыкта өч сыер асралган. Базарда 16 тоннадан артыграк сөт һәм тоннага якын сыер ите сатылган. Быел мини-фермада мөгезле эре терлек саны алтыга кадәр арткан, шуларның бишесе – савым сыеры.
Ир белән хатын ярдәмче хуҗалыкны киңәйтергә, сөт блогы һәм азык саклау өчен урын  төзергә планлаштыра.
Чараның пленар өлеше Чис­тай Выселкасы авылының мәдәният үзәгендә үтте. Илнур Гарипов районнарда сәнәгать мәйданчыкларының шактый булуын билгеләп үтте.
– Сезнең бурычыгыз – эшмәкәрлек белән шөгыль­ләнергә теләүче булдыклы кешеләрне табу һәм аларга ярдәм итү, – дип мөрәҗәгать итте Илнур Мәхмүт улы башлыклар урынбасарларына һәм муниципалитетларның башкарма комитетлары җитәк­челәренә. – Бизнесны үстерүнең төп шартларының берсе булып продукцияне сату тора. Соңгы вакытта электрон сәүдә зур популярлык казана, без бу турыда эшмәкәрләрне хәбәрдар итәргә тиешбез.
Марат Әхмәтов бирегә җыел­ганнарны республиканың авыл хуҗалыгы тармагы торышы белән таныштырды һәм хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чараларын тормышка ашыру турында сөйләде.
– Бу атнада язгы кыр эшләре кампаниясе төгәлләнәчәк. Мәйданнарның 95 проценттан артыграгы чәчелгән инде. Безгә авыл халкының эшлекле активлыгын тагын да күбрәк тәэмин итәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Моннан тыш, банклар белән дә эшләү зарур. Бары бюджет хисабына гына без мәсьәләләрне хәл итә алмыйбыз. Авылда зур яки кече бизнес булдырырга теләүче кешеләргә ярдәм итәргә, аларга киңәшләр бирергә кирәк.
Шулай ук ул узган ел МФХда авыл хуҗалыгы тулай продукция күләменең 130,5 миллиард сум (гомуми күләмнән 50,9 процент) тәшкил итүен искә төшерде.
– Шушы секторда 5-6 процентка үсеш тәэмин итү өчен безнең резервларыбыз бар, –  дип ассызыклады министр. – Моның өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шулай ук ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын саклап калу мөһим.
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары өчен сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү, таналар һәм тана сыерлар, кош-кортлар, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр өчен азык сатып алу, ветеринар кисәтү чаралары үткәрү буенча чыгымнарның берникадәр өлешен  кире кайтару кебек шундый ярдәм итү чаралары каралган. Фермерларга ярдәм итү максатында «Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» һәм башка программалар тормышка ашырыла.
– Авыл хуҗалыгы коопера­ция­сен үстерү өчен дә потенциал бар. Бергәләп эшләп фермерлар чыгымнарны киметәләр һәм продукцияне бергә эшкәртеп һәм сатып, аңа бәяне арттыралар. Кызганычка каршы, Нурлат районында гына эшләүче кооператив бар. Лаеш һәм Чистай районнары кооперативларны яңа гына оештырдылар һәм агымдагы ел грантына заявкалар тапшырдылар, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай