Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистлар белән очрашты.
Аграрийлар өчен елына 1 - 5% ставкасы буенча ташламалы кредит бирү мөмкинлеге каралган. Республикада 2021 елга 689,6 млн. сум күләмендә субсидия лимиты каралган.
1 майга вәкаләтле банклар тарафыннан 11,2 млрд. сумга 136 гариза килештерелгән һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тотрыклы эшчәнлек алып бару һәм алдан керемнәрне фаразлау өчен агроиминләштерү реаль мөмкинлек бирә, дип искәртте. Бу бигрәк тә хәтәр игенчелек төбәкләре өчен актуаль, алар арасында безнең республика да бар. 2021 ел уңышы өчен иминләштерелгән көзге культуралар мәйданнарының күләме 88 мең гектар тәшкил итә (уҗымнарның 16%). Мәсәлән, 2019 елгы чыгымнар буенча “Красный Восток” 120 млн.сум күләмендә иминият кайтаруын алган.
Язгы кыр эшләрен башкару өчен аграрийлар дизель ягулыгы белән тәэмин ителгән. Барлыгы 70 мең тонна кирәк. Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дизель ягулыгын тоннасын 48 500 сумнан җибәрү турында «Татнефть» ГАҖ белән килешү төзелгән, бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бер килограммнан 6 сум отыш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев