Марат Җаббаров районда чәчү эшләренең сыйфатына бәя бирде
Чистай районында эш сәфәре белән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булды.
Министр килүенең төп максаты – районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Район башлыгы Дмитрий Иванов озатуында ул кырларны карады, уҗымнарның сыйфатына игътибар итте.
Марат Җаббаров шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар белән очрашты, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский районда чәчү кампаниясенең ахырына якынлашуын билгеләп үтте. Планлаштырылган мәйданнарның 90 проценты диярлек чәчелгән инде.
Барлык хуҗалыклар орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау эшләре тулысынча башкарылган. Агымдагы ел уңышы өчен игенчеләр 1 гектарга 72,4 килограммнан артык тәэсир итүче минераль ашлама туплаганнар.
Дмитрий Иванов Чистай районында терлекчелек тармагы эше турында сөйләде.
– Мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган ел дәрәҗәсендә сакланды, ә кайбер хуҗалыкларда хәтта артты. Сөт саву буенча сораулар бар, монда без узган ел дәрәҗәсеннән бераз түбәнрәк. Бу юнәлештә безгә эшләргә кирәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Марат Җаббаров районда язгы кыр эшләренең оештырылуын һәм чәчү темпларын уңай бәяләде.
– Чистай районында чәчү эшләре тәмамланган диярлек. Бу ел район өчен аеруча уңай. Элегрәк тә биредә эшләгән эре инвесторларның берсе соңгы вакытта җитди рәвештә активлашкан: үзгәрешләр техника, орлыклар, технологияләргә кагыла. Чистай җире иң яхшыларның берсе, өстәвенә биредә ашлама, сыйфатлы орлык материалы әзерләү һәм башка юнәлешләр буенча да эш яхшы оештырылган, – дип билгеләп үтте Марат Җаббаров.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры төбәктә урнашкан аномаль эсселек буенча борчуын җиткерде.
– Аномаль эсселек безне нык сагайта, хәтта куркыта. Әмма эшләр туктатылмый, чөнки туфракта бераз дым бар әле. Ләкин коры һәм җилле һава торышы озакка сузылса, шытымнарга тискәре йогынты ясарга мөмкин. Һава торышы бездән тормый һәм без аның нинди булачагын алдан фаразлый алмыйбыз. Хәзер без хуҗалыклар белән иминият мәсьәләләре буенча эш алып барабыз. Якын арада яңгырлар явар дип өметләнәбез. Бүгенге көндә хәл киеренке кала, – диде Марат Азат улы.
Очрашу барышында ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев