Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңге югалмас мирас

Исхакыйга багышланган һәр чарада якташлары үзгә бер дулкынлану, шатлык хисләре кичерәләр

Күренекле якташыбыз, язучы, публицист, сәясәтче, татар милли хәрәкәте эшлек­лесе Гаяз Исхакый безнең горурлыгыбыз. Аның безгә калдырган бай мирасы һаман да өйрәнүдә, эзләнүдә әле... Шушы максаттан аның иҗатына багышланган төрле чаралар, укулар, конференцияләр даими рәвештә үткәрелеп тора.

 

Быел исә шәһәребезнең 2нче номерлы гимназиясендә Гаяз Исхакый исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция алтынчы тапкыр узды. Әлеге күркәм чараның 110 ел тарихы булган бинада үткәрелүе зур горурлык. Бай тарихлы гимназиянең милли чаралар үткәрү үзәге булуын барыбыз да белә инде.

 

Бу юлы да гимназия безне шау-шулы, күңелле тормышы белән каршы алды. Коридорда берсеннән-берсе матур, мөлаем балалар сәлам бирә, күңелдә аңлатып булмастай рәхәтлек, җылылык дулкыннары ташый... Нинди генә күргәзмәләр оештырмаганнар биредә, дөньяның бар оста куллары, талантлары, уңган-булганнары бирегә җыелган диярсең! Тырыш, булдыклы директорлары Равилә Гайнетдинова җитәкчелегендә гимназия коллективының милләтебезне үстерү, саклау өстендә тырышып хезмәт куюлары әллә каян сизелеп тора! Без үзебез дә Гаяз Исхакыйның авылдашлары буларак, бирегә буш кул белән килмәдек. Конференция кунакларына күрсәтергә дип Исхакый тормышын чагылдырган материаллардан күргәзмә ясадык, сөйләр, күрсәтер әйберләребез шактый иде... Музей директоры Рәсимә Ибраһимова белән бергәләп, Исхакый тормышындагы кызыклы вакыйгаларга тукталдык, аның тормыш юлындагы, иҗатындагы борылышларны бәян иттек. Әлеге конференциягә башкалабыздан милләтебезнең йөзек кашлары булган олы кунаклар, язучылар, фән эшлеклеләре, галимнәр, төрле районнардан мөгаллимәләр, укучылар килү ямь өстенә ямь булды.

 

Әдәбият галиме, күп кенә дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов килүне Исхакыйның якташлары аеруча шатланып каршы алды. Хатыйп аганы татар дөньясында белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Без аны бик яратабыз, аның Чистайга килүе безнең өчен үзе бер бәйрәм кебек! Үзенең матур сөйләм аһәңе, үзенчәлекле, төпле фикерләре, бик кирәкле теләк-тәкъдимнәре белән рухландырып та, канатландырып та тора ул.

 

– Гаяз Исхакый кебек башка гаярь кеше тарихыбызда юк. Ул бәхәсләшә, сүзендә нык тора. Менә дигән публицист, тарихчы. Ул үз сүзен теләсә кая әйтә белә. Президентлар белән очраша, алар белән дә сөйләшә белә. Милләте белән чын-чынлап горурлана, татарлыгын кая да дәвам иттерә ул. «Мин татар булып тудым, татар булып яшим» дип милләте өчен көрәшә, – дип сөйли Хатыйп ага Исхакый хакында һәм үзен борчып торган уй-фикерләрен дә белдерә. – Ни кызганыч, Исхакыйдан соңгы вакытта аерылабыз. Әгәр дә без милли юлыбызны дәвам итәргә теләсәк, аны онытырга хакыбыз юк. Без барыбер аны тиешенчә аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгәнбез әле. Нинди вакытта да милли кыйммәтләребезне югары куярга тиешбез. Җитәкчеләр дә моны истә тотарга тиешләр.

 

Әдәбият галиме, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Фоат Галимуллин һәм әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, КФУның татар әдәбияты кафедрасы доценты Таһир Гыйләҗев та Исхакый иҗатына бәйле уй-тәэсирләре белән уртаклаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Ә якташыбыз, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия»фракциясе, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты, ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Алсу Тарханова Яуширмә авылындагы Исхакый музееның контрольга алынуы, анда төзекләндерү эшләре планлаштырылуы хакында хәбәр итте.

 

Конференциянең икенче өлешендә төрле районнардан килгән укучылар Гаяз Исхакый мирасын саклау һәм пропагадалау, Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары, Гаяз Исхакый һәм XXI гасыр башы татар мәдәнияте һәм укучылар иҗаты дигән секцияләрдә иҗат эшләре белән таныштырдылар. Укучыларның

 

Гаяз Исхакый иҗатын яктыртуда, аның мирасын саклауда тырышып хезмәт куюлары шатландыра. Шуңа күрә дә аларның иҗатларын милләтебезнең киләчәге юлында ышанычлы адымнарның берсе дип карарга кирәктер. Укучыларның барысы да тырышкан. Барысы да мактау сүзләренә лаек.Әмма яхшыларның да яхшылары була диләрме әле?! Нәкъ менә шундыйлар җиңүче дип табылды да инде.

 

Алар – Чистай шәһәренең 5нче номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Әмир Җәләлетдинов, 6нчы номерлы төп гомумбелем мәктәбе укучысы Илья Меркурьев, 5нче номерлы урта гомумбелем мәктәбеннән Азалия Мөхәммәтҗанова, Гаделша урта мәктәбеннән Диләрә Хәсәнова һәм Мөслим урта мәктәбеннән Нәзилә Хәсәншина. Җиңүчеләргә, призерларга, катнашучыларның һәрберсенә ихластан рәхмәт. Киләчәктә дә иҗатларын дәвам итсеннәр, татар халкының белемле, тырыш, максатчан, үткәннәрне онытмаучы, киләчәк өчен җан атучы милләтпәрвәрләр булып үссеннәр дигән теләктә калабыз. Милләтебезнең киләчәге алар кулында!

 

 

 

Лилия Фәсхетдинова, Яуширмә урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев