Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләрен тәрбияче көне белән котлыйбыз!

...

Районыбызның хөрмәтле тәрбиячеләре һәм мәтәпкәчә яшьтәге белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелемнән бүгенге һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Мәктәпкәчә белем бирү илебездә гомумбелем бирү нигезен тәшкил итә. Без барыбыз да балаларыбызның ярату, үзара аңлашу һәм уңайлы шартларда үсүләрен телибез. Тәрбиячеләрнең һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең төп бурычы да аларга шундый шартлар тудырудан гыйбарәт. Балалар бакчаларында сабыйларыбызны аларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче кешеләр көтеп торуы бик мөһим. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә нәкъ менә шундый белгечләр, үз эшләренең осталары эшли дә инде!
Хөрмәтле педагоглар! Балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәр баланың киләчәк язмышы сезнең зирәклегегездән, күңел җылыгыздан, баланың эчке дөньясын аңлый белүегездән тора. Сезнең белән бергәләп балалар әйләнә-тирәнең серләренә төшенергә, дуслашырга, Ватаныбызны яратырга һәм сакларга өйрәнәләр. Игелекле хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт.
Ихлас күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, муллык, бәхет, оптимизм һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев