Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында балалар китапханәсендә чын бәйрәм оештырдылар

Бу күңелле вакыйгада район мәдәният хезмәткәрләре балалары катнашты

Ата-аналарны һәм булачак укучыларны Чистай муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Татьяна Курбатова котлады.

— Бездә ел саен хезмәткәрләребезнең балаларын якынлашып килүче Белем көне белән котлау һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары, ә әти-әниләрен матди ярдәм рәвешендә бүләкләү күркәм гадәткә әверелде. Бу ел да искәрмә түгел. Малайлар һәм кызлар, сезгә укуда уңышлар телим, — диде Татьяна Курбатова, беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп.
Баш библиограф Наталья Кушникова балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы, мавыктыргыч чаралар уздырды. Малайлар һәм кызлар барлык күңел ачу-танып белү уеннарында актив катнаштылар. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре булачак укучылар өчен мавыктыргыч конкурслар, бию программалары әзерләделәр.

Бәйрәмнең кульминациясе бүләкләр тапшыру булды. Булачак укучылар, балаларга хас кызыксыну белән, букчаларга нәрсә салынганын карый башладылар.

— Тизрәк мәктәпкә барасым һәм яңа дуслар белән танышасым килә, бишлегә укырга тырышачакмын, — дип тәэсирләре белән уртаклашты булачак беренче сыйныф укучысы Алексей Курбатов.

Бу көнне мәдәният бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең 7 баласына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев